Казан Сабантуе ничек узды?
Казан халкы һәм кунаклары татар ашларын татып карады, татар халкының милли уеннарында һәм бәйгеләрендә катнашты, матур концерт программасын карады, ә республика районнары һәм шәһәрләре утарларында татар халкының гореф-гадәтләре һәм көнкүреше белән танышты, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин, Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев һәм башка мөхтәрәм шәхесләр катнашкан.
Татар халкының милли бәйрәме — Сабан туе Казанда милли көрәш буенча мавыктыргыч ярышлар белән тәмамланды. Ярыш нәтиҗәләре буенча өч абсолют батыр билгеләнде — бәйрәмнең һәр мәйданчыгында берәр батыр. Алар бәйрәмнең төп призларын — тәкә һәм квадроцикллар алдылар. Ярышларда барлыгы 253 спортчы катнашкан.
Идел буе районының Мирный поселогындагы Сабантуйның төп мәйданында 98 батыр көрәште, Кукмарадан Ринат Дәүләтшин җиңү яулады.
Совет районы Дәрвишләр бистәсенең Каенлыгында Казан көрәшчесе Айрат Фәтхуллин абсолют батыр булды. Ул 70 көндәше арасында җиңү яулады.
Аккош күленең урман-парк зонасында 85 батыр көрәшкән. ТР башкаласыннан спортчы Булат Мусин җиңү яулады.
Фото: Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты
tnv.ru
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
