Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Казан Сабан туе вакытында өстәмә автобус рейслары оештырылачак

Сабантуй вакытында – 24 нче июньдә – Казанда ТР башкаласында яшәүчеләргә һәм кунакларга уңайлы булсын өчен өстәмә автобус рейслары оештырылачак. Алар 8:00 сәгатьтән бәйрәм ахырына кадәр эшләячәк. Бу хакта Мэриядәге эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте, дип яза мэрия матбугат хезмәте. Мәсәлән, вакыйганың төп мәйданчыкларының берсенә – Мирный бистәсендәге каенлыгына теләүчеләр махсус автобус маршрутлары буенча дүрт тукталыш пунктыннан барып җитә алачак: «Җиңү проспекты метро станциясе», «10 нчы микрорайон», Павлюхин урамындагы «Филармония концерт залы» һәм «Глазунов урамы» (Теплоконтроль). Автобуслар 8:00 сәгатьтән бәйрәм тәмамланганчы һәм барлык кунакларны алып чыкканчы эшләячәк. Шулай ук 23 нче һәм 56 нчы рейс автобуслары йөриячәк. Моннан тыш, Мирныйдагы Сабантуйга «Казан-1» станциясеннән электропоезд белән килергә мөмкин булачак, дип җиткерде Азат Абзалов. Аккош күле территориясендәге мәйданга 36, 46 һәм 72 нче рейс автобуслары белән барып җитәргә мөмкин булачак. Шулай ук «Мегастрой» сәүдә үзәге парковкасыннан Горький шоссесы буенча өстәмә автобуслар йөриячәк. Мәдәният идарәсе башлыгы хәбәр иткәнчә, Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкта оештырылган бәйрәмгә барырга теләүчеләр Компрессор заводы парковкасыннан һәм «Мега» сәүдә үзәге парковкасы территориясеннән (ориентир – OBI кибете), шулай ук 1, 25, 34, 60, 90 һәм 91 нче рейсларда йөриячәк автобуслар белән барып җитә алачаклар. Ул хәбәр иткәнчә, Сабантуй узган көнне юл хәрәкәте оештыруда бераз үзгәрешләр булачак. Мәсәлән, 23 нче июньдә һәм 24 нче июньдә 17:00 сәгатькә кадәр автомобиль юлы буенча «Лесной городок»тан Ферма шоссесына кадәр бер яклы хәрәкәт оештырылачак. «Лесной городок» торак комплексында яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен Батталовлар урамы буенча Оренбург тракты ягына чыгу мөмкинлеге булган ике яклы хәрәкәт сакланачак», – диде Азат Абзалов. «Бәйрәмне уздыруга барлык кирәкле хезмәтләр җәлеп ителәчәк: Эчке эшләр идарәсе, янгынга каршы хезмәт һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Дежур һәм җаваплы затларның дислокацияләре эшләнде инде. Бәйрәмнең барлык мәйданчыкларында ашыгыч ярдәм бригадалары дежурлыгы оештырылачак, шулай ук медицина пунктлары урнаштырылачак», – дип нәтиҗә ясады ул. Татарстан башкаласы кунакларыннан һәм казанлылардан Сабантуй бәйрәме вакытында җәмәгать транспортына өстенлек бирүне һәм оешкан махсус рейслардан файдалануны сорыйлар. Фото: ТНВ Источник: https://tnv.ru/tat/news/kazan/326637-kazan-saban-tue-vakytynda-st-m-avtobus-reyslary-oeshtyrylachak/
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"