Казан пенсионеры мошенникларга кызын коткарам дип 300 мең сум акча биргән
4 апреля 2025
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казанда яшәүче 88 яшьлек хатын-кыз мошенниклар корбаны булган. Ул кызы авариягә эләккән дигән ялган хәбәрдән соң алдакчы курьерга 300 мең сум акча тапшырган, дип яза шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
Җинаятьчеләр эшләнгән схема буенча эш иткән: беренчесе өлкән яшьтәге хатынга янәсе аның кызы белән булган юл-транспорт һәлакәте турында сөйләгән, икенчесе мәгълүматны раслаган һәм «мәсьәләне хәл итүдә» ярдәм тәкъдим иткән, ә өченчесе, үзен курьер дип таныштырып, пенсионердан 300 мең сум акча алган.
Хатын-кыз, бераздан шикләнеп, туганы белән элемтәгә керә - кызының барысы да тәртиптә булуы ачыклана. Алдау корбаны булуын аңлап, зыян күрүче кичекмәстән хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.
Аның гаризасы нигезендә «Сафиуллин» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 3 өлеше буенча («Мошенниклык») җинаять эше кузгатылган. Хәзер җинаятьчел төркемдә катнашучыларны эзләү бара..
Хокук саклаучылар гражданнарга саклык чаралары турында искә төшерә. Чит кешеләрдән алынган мәгълүматны һәрвакыт рәсми чыганаклар яки туганнары аша тикшерергә кирәк. Беркайчан да чит кешеләргә банк карталары һәм хисап язмасылары мәгълүматларын хәбәр итәргә, басымга бирелергә һәм аларга акча күчерергә кирәкми. Мошенниклык яки җинаять кылынган очракта кичекмәстән 102 яки 112 номерларына шалтыратырга кирәк. Вакытында мөрәҗәгать итү җинаятьчеләрне тоткарлау һәм акчаларны кире кайтару мөмкинлеген арттыра.
Фото: ТНВ

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)