Казан метрополитены банк карталары белән түләүгә тулысынча күчте
12 декабря 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казан метрополитены юл йөрү өчен түләүне контактсыз банк карталары ярдәмендә башкаруга тулысынча күчеп бетте. Бу хакта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров Казанның “Дубравная” метро станциясендә проектны презентацияләү чарасында әйтте.
“Метроның унберенче станциясендә һәм метроның барлык станцияләрендә дә карта ярдәмендә түләп йөрү мөмкинлеге 100 процент тәшкил итә”, - диде Андрей Егоров.
Ул пассажирларның елдан-ел таләпчәнрәк булуын билгеләп үтте. Саннарга күз салсак, Казан метросында сентябрь аенда метрода йөрүдә түләүләрнең 15 проценттан артыгы банк карталары аша башкарылган.
“Билгеле, бу - заманча, уңайлы һәм ике сумга арзанрак”, - диде Егоров.
Андрей Егоров контактсыз банк карталары ярдәмендә POS терминалы булган башка җәмәгать транспортында да түләп булуын әйтте. Андый мөмкинлек Яшел Үзән, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләрендә бар, диде Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)