Казан кинофестивале конкурска фильмнар сайлау шартларын үзгәртә
30 ноября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
XV Казан мөселман киносы фестивале быел конкурска фильмнарны көтеп тормаячак, ә үзе чакырачак. “Без быел конкурска фильмнар сайлау шартларын үзебез булдырабыз, агентлар юллаган гаризалар белән генә эш итмәячәкбез”, - диде “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова.
Быел Казан кинофестивале традицион вакытыннан алдарак – 24-29 апрель көннәрендә үткәрелә. Кинофестиваль конкурска фильмнар кабул итә башлаган. Ләкин быел сайлап алу комиссия бөтен юлланган фильмнарны карау һәм шулар арасыннан лаеклыларны сайлап алу белән генә шөгыльләнмәячәк. Ә фильмнарны үзе эзләп табып кинофестивальгә чакырачак.
XIV Казан кинофестиваленең гран-приына лаек булган "Ласковое безразличие мира" фильмын “Татар-информ” агентлыгы тәкъдиме белән кинофестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова үзе махсус чакырган иде. Әлеге фильмның баш операторы Казан егете Айдар Шәрипов. Фильм үзе Канн халыкара кинофестивалендә катнашты.
Кинофестивальдә Татарстаннан нинди фильмнар катнашырга әзерләнүе әле билгеле түгел. “Милли конкурста фильмнар булачак. Без белмәгәннәре дә килеп чыгачак. Әле бит быел дәүләт субсидиясе алынган фильмнарны күрмәдек – алар булырга да мөмкин”, - диде Миләүшә Айтуганова.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)