МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау

«Казан Арена» стадионының исемен «Ак Барс Банк Арена» дип үзгәрттеләр

Спорт объекты һәм Татарстан банкы арасындагы озак вакытка исәпләнгән стратегик хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә «Казан Арена» стадионының исеме «Ак Барс Банк Арена» дип үзгәртелде. Документны "Ак Барс Банкы"ның идарә рәисе Зөфәр Гәрәев һәм «Казан Арена» стадионының генераль директоры Радик Миңнәхмәтов имзалады.

«Килешү имзаланган вакыттан алып арена "Ак Барс Банкы" исемен йөртәчәк. Безнең килешү стадионның исемен үзгәртүгә генә түгел, ике арадагы хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә дә юнәлдерелгән. Ул өч елга исәпләнгән», - диде Зөфәр Гәрәев. Бу – Татарстанның иң зур спорт корылмасы, дип билгеләп үтте ул.

«Безнең өчен бу истәлекле көн. Без әлеге вакыйгага шактый озак килдек, соңгы ике-өч елда шушы мәсьәлә белән шөгыльләндек. Төрле вариантларны карадык. Стадионның исеме республикага калганы өчен рәхмәт. Яңа атама сыйфатында федераль, халыкара компанияләр дә каралган иде», - дип хәбәр итте Радик Миңнәхмәтов.

"Ак Барс Банкы"ның идарә рәисе банкның хоккей, футбол, баскетбол һәм волейбол буенча спорт чараларына иганә ярдәме күрсәтүен искәртте.

«Бер яктан, нейминг турында килешү – акча мәсьәләсе ул. Икенче яктан, «Ак Барс Банк Арена» әлеге акчаларга күп кенә социаль проектларны үстерәчәк. Бу безнең социаль концепциягә бик әйбәт туры килә», - диде Зөфәр Гәрәев.

«Казан Арена» стадионы 2013 елгы Универсиада уңаеннан төзелде. Ул 45 меңнән артык тамашачыга исәпләнгән. Арена 2013 елгы Универсиаданы һәм эшче һөнәрләр буенча WorldSkills 2019 дөньякүләм чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарын кабул итте. 2018 елда стадионда футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары да узды.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
ТАМЛЕТТО
Теплица
Теплица
ТЦ ПОРТ
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
ЭНЕРГОБАНК