Казанга Россиядәге Нидерланд илчесе килә
Нидерланд Корольлекләренең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе бүген Татарстан башкаласында булырга ниятли. Көннең икенче яртысында Казан Кремлендә Регина Джонс-Босның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы планлаштырылган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Нидерланд илчесе белән быел гыйнвар аенда Мәскәүдә Гайдар форумында очрашкан иде. Республика лидеры ул вакытта Голландия эшмәкәрлеген «Алабуга» махсус икътисади зонасына һәм «Иннополиска» җәлеп итү белән кызыксынды. Яклар шулай ук Татарстан-Нидерланд хезмәттәшлеге юнәлешләрен киңәйтү мөмкинлекләре турында да фикер алышты. Шулай ук агросәнәгать комплексы, сәламәтлек саклау, машина төзелеше, нефтехимия, мәгълүматлаштыру һәм IT, банк юнәлеше, инновацияләр өлкәләрендә хезмәттәшлекнең уңышлы булу мөмкинлеге дә телгә алынды.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Регина Джонс-Босны Татарстанга килергә чакырган иде.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
