Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү турында мөрәҗәгать Путинга юлланачак
20 Февраля 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Дәүләт Советы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исемен бирү турында мөрәҗәгать белән чыга. Депутатлар алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышында чыгыш ясаган Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның тәкъдимен хуплады.
20 еллык эш дәверендә мэр парламентта беренче тапкыр чыгыш ясаганын искәртте. «Сугыштан соңгы елларда безнең халыкның каһарманлыгын мәңгеләштерү өчен күп эшләр башкарылды, Герой-шәһәр һәм Хәрби дан шәһәре исемнәре бирелде. Ләкин тыл хезмәтчәннәре фидакарь хезмәтен дә истә тотарга кирәк. Моңа бәйле рәвештә, Владимир Путин „Хезмәт батырлыгы шәһәре турында“ РФ мактаулы исемен кертте», — диде.
Илсур Метшин, аның нигезендә, бу исем Бөек Ватан сугышында Җиңүгә саллы өлеш керткән, хәрби һәм башка көнкүреш продукциясен өзлексез җитештергән шәһәрләргә биреләчәген искәртте. «Безнең шәһәр шундый югары дәрәҗәгә лаек булуга бөтен сәбәпләре бар», — диде.
Мэр Бөек Ватан сугышы елларында 139 предприятие үзгәртеп корылганын, 70 тән артык предприятие эвакуацияләнгәнен әйтте. «Казанда 600 дән артык төрле хәрби кораллар, кирәк-яраклар җитештерелгән, фронтны өзлексез тәэмин итү эше башкарылган. Шәһәрнең авиацион заводларында һәр алтынчы хәрби самолет эшләп чыгарылган. Серияле җитештерү белән беррәттән, яңа үрнәкләр дә эшләнгән», — диде.
Илсур Метшин, шулай ук, Казанның башка предприятиеләре казанышларын да әйтеп узды. «Минем адреска, шәһәр думасы аппаратына иҗтимагый оешмалардан күпсанлы мөрәҗәгатьләр килде. Барлык мөрәҗәгатләр шәһәргә, патриотизм мәхәббәт турында сөйли. Мондый бердәм омтылыш өчен рәхмәтемне җиткерәм», — диде.
Депутатлар Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре исемен бирү турында» үтенечне хуплады.

Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Хит-парад
Ошаган җыр өчен "Болгар радиосы"ның ВКонтакте рәсми төркемендә тавыш бирә аласыз
1

Яңа кәтүк түти
0
Виталий Агапов
№ 520 7112 тавыш
2

Урсал тауда
0
Арслана
№ 521 6204 тавыш
3

Татарстан
0
Анастасия Макарова
№ 524 6089 тавыш
4

Шәптән түгел
0
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар
№ 526 328 тавыш
5

Гөрләвекле балачак
0
Лилия Муллагалиева
№ 529 309 тавыш
6

Нинди рәхәт бит ул безнең өебез
0
Алсу һәм Азат Фазлыевлар
№ 527 230 тавыш
7

Син кайларда, җаным
0
Айдар Тимербаев
№ 525 219 тавыш
8

Беренче мәхәббәт
0
Радик Миңнебаев
№ 523 207 тавыш
9

Ышанам
0
Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
№ 528 195 тавыш
10

Чиялектә
0
Винарис Илъегет
№ 522 186 тавыш
Тавыш бирү өчен сылтама: ХИТ-ПАРАД
Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз