Казанда Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куйган ветераннарын котладылар
5 мая 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чара узды. Казан дәүләт медицина университеты территориясендә һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасы булды. Аннан соң Казан медицина көллиятендә чын бәйрәм үткәрелде. Биредә Җиңү Көне алдыннан Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куйган ветераннарын котладылар. Татарстанның ветеран-медикларын Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева тәбрикләде.
Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, үз чыгышында Фәридә Яркәева ветераннарга тыныч күк өчен һәм табибларның җиңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Ул өлкәннәргә сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Ихтирам йөзеннән министр урынбасары ветераннарга рәхмәт хатлары тапшырды.
Мөхтәрәм кунаклар өчен бәйрәм чыгышлары, котлаулар оештырылган иде. Шунда ук аларны бәйрәм табынында төшке аш белән сыйладылар. Биредә сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре үзләре дә чыгыш ясады. Медицина тармагы геройлары үзләренең хезмәттәшләре, дуслары белән күрешеп, кеше гомерләрен коткаруга багышланган яшьлек елларын күз яшьләре белән искә төшерде.
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)