Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау

Казанда татар юмор мәктәбен ачарга җыеналар

21 сентября 2018 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казанда татар юмор мәктәбен ачарга җыеналар. “МИН ЮМОРИСТ” проекты 2нче сезонга яңа катнашучылар эзли. Шушы проект нигезендә Казанда юмор мәктәбен ачарга планлаштырабыз”, – дип хәбәр итте проектны оештыручыларның берсе Рөстәм Хәбибуллин “Татар-информ”га.

“Үткән сезонда кастингка 26дан артык кеше килде, 12 кешене сайлап алдык. Төп җиңүче - Түбән Кама егете. Без аңа 30 мең сумлык сертификат бүләк иттек. 2нче сезонда катнашу өчен хәзергә 12 заявка килде, тагын да көтәбез”, - диде Рөстәм Хәбибуллин.

2нче сезонда катнашу өчен, Башкортстаннан, Чиләбе өлкәсеннән заявка җибәрүчеләр бар.

“МИН ЮМОРИСТ” проекты - “StandUp” һәм “ComedyБаттл”ның бер симбиозы. Тамаша турнир форматында үтәчәк. Юморчы монолог сөйли. Импровизация кулланып эшләргә кирәк булачак. Яхшы чыгыш ясаучыларны 4 кешедән торган жюри сайлап алачак. Жюри рәисе - Гамил Әсхәдулла, жюри әгъзалары - Булат Бәйрәмов, Зөлфия Вәлиева. 4нче жюри әгъзасы һәрвакыт алышынып тора”, - дип аңлатты ул. Җиңүчегә акчалата бүләк тапшырылачак, киләчәктә чыгышларын оештыруда ярдәм итү дә күз алдында тотыла.

“Бүгенге көндә без иң гади темалар белән генә эшлибез. Сәясәт темасына кагылмыйбыз, чөнки без әле сәясәт темасына шаярырдай дәрәҗәгә үсмәгәнбез. Кеше матур итеп, итагатьле итеп ул темага шаяра белми. Мондый очракта кеше нинди дә булса шәхескә бәйләнә башлый, я билдән түбән юморга кереп китә. Әгәр катнашучылар арасында яхшы, килешле итеп шаяра белүчеләр булса, бәлки ул темага кагылырбыз. Булса, хәтта Рөстәм Нургалиевич елмаерлык булсын”, - ди ул.

Рөстәм Хәбибуллин мәдәният министрлыгы белән берлектә бу проектны татар юмор мәктәбе итәргә теләвен әйтте. “Юморчылар, йолдызлар катнашында мастер-класслар үткәрәчәкбез. Ул “Фабрика звезд” форматында үтәчәк. Бәлки язын бу эшне тормышка ашырып булыр”, - диде ул. Аның сүзләренчә, проектны мәдәният министры Ирада Әюпова, яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов хуплаган.

“Бездә керәшеннәр дә,чувашлар да, хәтта руслар да чыгыш ясады. Татар әдәби телендә сөйләшә белмәсәләр дә, аңлашыла торган итеп шаяралар. Ә телне, юмор хисен камилләштерү - безнең эш. Кешенең сәләте булса – килсен. Барысына да өйрәтербез. Катнашучының тәҗрибәле юмористлар белән чыгыш ясарга, үсәргә мөмкинлекләре булачак”, - ди ул.

Катнашыр өчен Min-umorist@mail.ru эл. почтасына заявка җибәрергә кирәк була. “Иң мөһимме 18+. “Билдән түбән” юмор булырга тиеш түгел. Кастинг якынча 30 сентябрьдә була, заявкаларны 28 сентябрьгә кадәр кабул итәбез”, - дип сөйләде “МИН ЮМОРИСТ” проектын оештыручысының берсе Рөстәм Хәбибуллин.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
ТАМЛЕТТО
Теплица
Теплица
ТЦ ПОРТ
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
ЭНЕРГОБАНК