Казанда «Татар кызы» һәм «Татар егете» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
10 декабря 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Кичә Казанда В.Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Татар кызы» һәм «Татар егете»н сайладылар. Конкурста Совет районының 180нче номерлы гимназиясе укучысы Азалия Хисамиева һәм Совет районының 149-чы номерлы лицее укучысы Сәйдәш Гыйләҗев җиңүче булды. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
9-11 сыйныфлардан 16 укучы (8 кыз һәм 8 егет) конкурсның финал өлешенә үтте. Финалистларга өч сынау узарга кирәк иде — иҗади презентация белән чыгыш ясарга, татар драматургларының иҗатына багышланган проектны якларга, татар биюен башкарырга, шулай ук ТАССРның 100 еллыгы белән котлау тәкъдим итәргә.
Моннан тыш, жюри кызларның аш-суга осталыкларын бәяләде — конкурсантлар милли ризыклар тәкъдим иттеләр.
«Татар кызы» бәйгесе Казанда 1999 елдан бирле, «Татар егете» конкурсы 2006 елдан бирле уздырыла, ә 2014 елдан ул район этабы, аның нәтиҗәләре буенча шәһәр турының финалистлары сайлана торган бердәм чара булып тора, дип хәбәр итә Казан Мәгариф идарәсе.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)