Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Казанда тарихчылар “Бөек Ефәк юлында Алтын Урда” темасына фикер алышты

Кичә, “Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихы” V Алтын Урда халыкара форумы кысаларында, “Бөек Ефәк юлында Алтын Урда” темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Бирегә Бөек Ефәк юлы белән бәйле вакыйгаларны тирәнтен өйрәнгән тарихчы-белгечләр җыелган иде.

Утырышны сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент башлыгы урынбасары Роман Беляков һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов ачып җибәрде. Роман Беляков Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның сәламләү сүзләрен җиткерде.

 “Алтын Урда халыкара форумы Татарстан һәм тулаем Россия өчен дә мөһим фәнни вакыйгага әйләнде. Ул ике елга бер үткәрелеп, урта гасырларда төрки-татар цивилизациясен һәм аның көнчыгыш Европа илләре белән багланышларын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эшчәнлеген координацияләү өчен мөһим мәйданчык булып тора. Бу утырыш Алтын Урданың 750 еллыгына әзерлек кысаларында үткәрелүен билгеләп үтү мөһим. 2019 елда Татарстанда бу юбилейны киң күләмле итеп билгеләп үтү ниятләнә, чөнки Алтын Урда Евразия континенты язмышында әһәмиятле роль уйнаган. Форум проблематикасы заманча яңгыраш алган фәнни проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән. Соңгы елларда бара торган вакыйгалар, көнчыгыш, дөнья эшләрендә әһәмиятле роль уйнаган, дигән фактны исбатлый. Кытай, Һиндстан, Төркия кебек илләрнең сәяси йогынтысы арта, алар икътисади үсештә яңа уңышлар казана. Россия Федерациясе шушы һәм Көнчыгышның башка илләре белән багланышларга өстенлекле игътибар бирә. Бу мөнәсәбәтләрдә Россия төбәкләре, шул исәптән Татарстан зур роль уйный. Перспективалы проектлар арасында “Ефәк Юлы” амбициоз реалистик халыкара логистик проект аерым урынны биләп тора, ул бөтен Евразияне бердәм транспорт челтәре белән тоташтыруны күздә тота. Бөек Ефәк юлы һәрвакыт технологияләр, инновацияләр, мәдәният таралышына юл ачты. 21 нче гасырда да шулай булсын өчен җирлек бар” дигән сүзләр бар анда.

Рафаил Хәкимов Роман Беляков әйткән проектка ишарәләп, Ефәк юлы темасының безгә һаман-һаман әйләнеп кайтуын билгеләп үтте. “Логистик транспорт коридоры икътисад үсеше күзлегеннән безнең өчен бик мөһим. Юллар гына төзелеп калмый, логистика үзәкләре дә сафка бастырыла, аларның бер өлеше Татарстанда төзелде, Казахстан, Кытай да төзеде. Безгә хәзер яңа масштабка чыгар өчен Казахстан чикләреннән чыгарга кирәк, икътисад бөтенләй башка режимда эшли башлаячак. Сәүдә юллары мәсьәләсе бүген шул ук урынга яңадан әйләнеп кайта, бары тик башкача форматта гына. Моның әһәмиятен аңлау мөһим бурыч”, - дип белдерде. Рафаил Хәкимов үзе өчен Алтын Урда һәм Генуя мөнәсәбәтләре бик үк аңлашылып бетмәвен һәм бу теманың үзенә кызыклы булуын әйтте. “Монда сәүдә бик интенсив булган, аның нәтиҗәсендә Генуяда капитализм барлыкка килгән, ә ни өчен капитализм Алтын Урдада формалашмаган, моның өчен барлык шартлар булган бит – инфраструктура да, финанс системасы да, шәһәрләр, юллар. Шуңа да карамастан, Генуя алга киткән, ә Алтын Урда туктап калган. Минем бераз үз фикерләрем бар бу уңайдан, шулай да бу комплекслы тема. Безгә ни өчен Алтын Урда кайчандыр таркалганын, ни өчен сакланмаганын аңларга кирәк. Ни өчен Алтын Урда ярдәмендә Генуя, Венеция башка үсеш этабына күчә алган?” – дип билгеләп узды Рафаил Хәкимов.

Франция галиме, Византия , ислам һәм Урта диңгез буе тикшеренүләре институтының урта гасырлар тарихы эмерит-профессоры Мишель Балар Генуя һәм Алтын Урда мөнәсәбәтләре турында бәян итте. “Генуя халкы һәм Алтын Урда арасындагы үзара багланышлар нәтиҗәсендә, Кара диңгез Урта гасырларның соңгы йөзьеллыгында халыкара сәүдә үзәгенә әйләнә. Берничә дистә еллар элек Димитрий Оболенский билгеләп үткәнчә, урта гасырлар чорында Кара диңгез, аның ярларына җитәргә омтылган күчмә кешеләр дөньясы һәм көньяктарак урнашкан бу җирлектә тамыр җәяргә җыенган утрак империяләр арасында чик зонасы рәвешендә булган. Шушы ике цивилизация арасындагы конфронтация Евразия континенты эчендә урнашкан диңгез тарихы үсешендә үз өлешен керткән.1204 елга кадәр Византия идарәсендә булган диңгезнең икътисады, монголлар үтеп кергәч һәм Дүртенче Хач йөрешеннән соң көнбатыш сәүдәгәрләре керү мөмкинлеге тугач үзгәреш кичерә: Кара диңгез халыкара сәүдә урынына әверелә”, - ди Мишель Балар. Аның фикеренчә, Генуя, Венеция һәм монгол ханлыклары арасындагы мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә, сәүдәгәрләр Кара диңгез белән чиктәш булган һәм аннан ерактагы җир байлыкларын, ягъни бөек континентара сәүдә юллары аша килгән товарларны контрольдә тоткан.

АКШның Мадисон шәһәрендә Висконсиск университеты, Азия телләре һәм мәдәниятләре департаменты профессоры Юлай Шамилоглу “Тамерлан заманында төньяк һәм көньяк ефәк юллары арасында ярышлар” темасына докладын тәкъдим итте. “XIII-XIV гасырларда Алтын Урда икътисады өчен сәүдә бик мөһим булган. XIII гасыр азагына Алтын Урда икътисады Кара диңгез аша экспорт нәтиҗәсендә бум кичергән”, - дип ул Алтын Урда шәһәрләренең генә түгел, Чагатай ханлыгының да Бөек Ефәк юл белән бәйләнеше, үсеше, проблемалары, тарихи фактлар турында сөйләде.

Утырышта, шулай ук, Санкт-Петербургтан килгән кунак Дәүләт Эрмитажының көнчыгыш бүлеге мөдире, тарих фәннәре докторы Марк Крамаровский, Бөекбритания, АКШ галимнәре чыгыш ясады.

("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"