Казанда «Социаль ярминкә» Республика хәйрия фестивале була
3 декабря 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казанда «Социаль ярминкә» I Республика хәйрия фестивале була. 7 декабрьдә «Казан» халыкара ат спорты комплексына социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалардан, бизнес, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарыннан 700 кеше җыела. Бу турыда ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Фестивальдә коммерцияле булмаган оешмаларның бизнес һәм дәүләт белән партнерлыкта эшләнгән иң яхшы социаль практикалары тәкъдим ителәчәк. Биредә бизнес һәм коммерцияле булмаган оешмалар арасындагы хезмәттәшлекнең төп аспектлары, хезмәттәшлек теориясе һәм практикасы, компетенцияләре һәм профессионализмы, Эшкуарлар советларының үсеш перспективалары турында фикер алышу планлаштырыла.
Хәйрия фестивале ахырында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин «Социаль ярминкә» I республика хәйрия фестивалендә, шулай ук 2019 елда «Иң яхшы муниципаль иҗтимагый совет», «Минем беренче инициатива», «Игелекле эшкуар», «Иң яхшы эшкуарлар советы» республика конкурсыда җиңүчеләргә бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырачак.
Чараны Татарстанның Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү буенча Республика ресурс үзәге белән берлектә оештыра.
«Социаль ярминкә» I республика хәйрия фестиваленә социальнаяярмарка.рф сылтамасы буенча теркәлергә мөмкин. Өстәмә мәгълүмат: www.oprt.tatarstan.ru сайты һәм 567-80-98, 567-80-97, 567-80-93 телефоннары буенча.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)