Казанда Шәүкәт Биктимеров истәлегенә мемориаль такта ачыла
29 октября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
29 октябрьдә СССРның халык артисты, Россия һәм Татарстанның Дәүләт бүләкләре иясе, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Шәүкәт Биктимеровка (1928-2012) мемориаль такта ачу тантанасы була. Бу хакта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры матбугат хезмәте хәбәр итә.
Авторы Дмитрий Кузнецов булган истәлекле такта Татарстан урамындагы 7нче йорт диварында урнаштырылачак. Шәүкәт Биктимеров әлеге йортта 1981 елдан 2005 елга кадәр яшәгән.
Иртәнге унда башланачак искә алу чарасында актерның туганнары, хезмәттәшләре, дуслары, татар театрлары җитәкчеләре, Татарстанның Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашачак, диелгән әлеге хәбәрдә.
Шәүкәт Биктимеров 1928 елның 28 октябрендә Казанда дөньяга килә, Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында үсә. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшләп ала.
1945 елда Шәүкәт Биктимеров Казанда театр училищесына укырга керә, 1949 елда тәмамлый, Камал театрында эшли башлый. Шул ук елны армиягә алына. Театрга 1953-1954 елгы сезон башында кайта. 2012 елда вафат була.
Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрендәге Әлмәндәр роле өчен Шәүкәт Биктимеров Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)