Казанда Сара Садыйкова һәйкәле һәм Кәрим Тинчурин бюсты барлыкка киләчәк
13 июля 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан башкаласында композитор Сара Садыйковага багышланган сквер ясарга һәм һәйкәл куярга, драматург Кәрим Тинчурин бюстын урнаштырырга җыеналар. «Иске шәһәр» территориясе префекты Роберт Гарипов Казан мэриясендә узган оператив штаб утырышында шулай дип белдерде.
«Тинчурин исемендәге паркта мәшһүр татар драматургы һәм театр эшлеклесенең (иҗтимагый киңлек аның исемен йөртә) бюсты куелачак. Аны сентябрьдә урнаштырырга ниятлибез. Габдулла Тукай урамындагы 58нче йорт янында композитор Сара Садыйковага багышланган сквер ясау һәм һәйкәл кую күздә тотыла. Композиция, рояльне дә кертеп, өч элементтан гыйбарәт булачак», - дип искәртте Гарипов.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре белән ТР Мәдәният министрлыгы шөгыльләнә. Якын арада префектурадагы барлык мәдәни объектларда урнаштырылган истәлек такталарын яңарту һәм булмаган урыннарда шундый такталар кую планлаштырыла.
«Кешеләр теге яки бу йортта кем яшәгәнлеген белергә тиеш. Мәгълүмат тулы булсын өчен объектларда QR-кодлар урнаштырылачак. Мондый мәгълүмати күрсәткечләрне югалган мәдәни объектлар урынында кую планлаштырыла», — дип искәртте Роберт Гарипов.
"Татар-информ"

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)