Казанда “Саләх” мәчете ачыла
4 июля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген Казанның Зур Клыки бистәсендә “Саләх” мәчете ачылу тантанасы була. Әлеге чарада күпләгән дин әһелләренең, иганәчеләрнең, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең катнашуы көтелә. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Тантанат сәгать унбердә башлана. Башта Коръәннән аятьләр укып, дога кылачаклар. Күркәм чарага килүчеләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләячәк, мөхтәрәм затларга мөфтият исеменнән рәхмәт хатларын тапшырачак.
Чарага Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов, ТР Президенты киңәшчесе Камил Исхаковның килүе көтелә. Шулай ук Казан шәһәренең Совет районы мөхтәсибәтендә хезмәт итүче егермедән артык дин әһеле чакырулы.
Тантанада яңа мәчетнең имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев дини корылманы сафка бастыруда үзләреннән зур өлеш керткән иганәчеләргә рәхмәт хатлары тапшырачак. Тантаналы ачылыш тасмасы киселгәннән соң, уникенче яртыда мәчет эчендә вәгазьләр сөйләнәчәк. 12.00 сәгатьтә – өйлә намазы була.
300 кешегә исәпләнгән, 500 квадрат метрны тәшкил итүче “Саләх” мәчете Казанның Мамадыш тракты, 18 йорт адресы буенча урнашкан. Мәчетне төзү эшләре 2015 елда башланып китте, 2018 елның 4 сентябрендә мәчеткә манара урнаштырылды, ә 2019 елның Изге Рамазан аенда ярымай куелды.
Хәзерге вакытта мәчеттә биш вакыт намазлар, җомга, гает намазлары укыла. Биредә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен махсус тәһарәт алу урыннары бар. Шулай ук уку-укыту эшләре алып бару бүлмәсе булдырылган. Мәчеткә Зур Клыки, Константиновка бистәсе, “Весна” торак комплексында яшәүче мөселманнар даими йөри.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)