Казанда Салават Фәтхетдиновның юбилеена багышланган мини-футбол турниры узды
13 января 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
12 нче гыйнвар Казанның «АК БАРС» көрәш сараенда татар иҗат командалары арасында IV дусларча мини-футбол турниры узды.
⠀
Турнир Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның юбилеена багышланды һәм Татарстанның Спорт министрлыгы белән берлектә үткәрелде.
Ярышларда барлыгы сигез команда катнашты. Алар арасында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов җитәкчелегендәге «Салават» җыр театры командасы, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров җитәкчелегендәге татар җырчыларының җыелма командасы, татар журналистларының һәм алып баручыларның җыелма командалары булды.
Шулай ук «Болгар радиосы», «Татар радиосы» радиостанцияләре командалары, Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры командасы, татар музыкантлары, блогерлар һәм иганәчеләр җыелма командасы катнашты.
Оештыручылар сүзләренчә, турнир төрле иҗади һөнәрләр вәкилләрен берләштерү һәм аларны халык арасында массакүләм спорт мисалында популярлаштыру өчен оештырыла.
Уенда артистлар командасы җиңү яулады.

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)