Казанда «Үлемсез полк» акциясенең маршруты билгеләнде
23 апреля 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казанда Җиңү көне уңаеннан «Үлемсез полк» акциясендә катнашучылар колоннасының нинди маршрут буенча хәрәкәт итәчәге билгеле булды. Бүген Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
Узган елдагы кебек үк, быел да Казан «Үлемсез полк» акциясенә кушылачак. 2017 елда акциядә 120 меңнән артык кеше катнашкан иде. «Быел да катнашучылар саны узган елгыдан азрак булмас дип өметләнәбез», - диде докладчы.
Быел акциядә катнашучылар 9 май көнне 13.00 сәгатьтә җыела. Колонна Карл Маркс һәм Горький урамнары чатында — Аграр университет янында формалаштырылып, 1000 еллык мәйданына таба кузгалып китәчәк. Маршрут хокук саклау органнары белән килештерелгән. Акциягә 15.00 сәгатьтә старт биреләчәк.
«Үлемсез полк» маршруты буенча транспорт хәрәкәте чикләнә.
Азат Абзалов шулай ук акциядә катнашучыларга уңайлы өс һәм аяк кименнән килергә киңәш итте.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/23/162606/

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)