Казанда IX Мөселман яшьләре форумы башланды
24 января 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казанда IX Мөселман яшьләре форумы башланды, ул Россиянең төрле почмакларыннан җитмешләп егет һәм кызны җыйды. Алты көнлек мавыктыргыч слетка Мәскәүдән, Уфадан, Екатеринбургтан, Оренбургтан, Самарадан, Чиләбедән, Марий Элдан һәм Татарстанның барлык районнарыннан 18 яшьтән 30 яшькә кадәр булган катнашучылар килде. Бу хакта ТР Мөселманнарының диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә.
Слетта килеп җиткән барлык катнашучыларны кураторлары сәламләде. Аннары «Иманның бишенче шарты» дип исемләнгән тема астында үтүче Мөселман яшьләре форумы-2020 үз эшен ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән бай программа нигезендә башлады.
Бу теманың бөтен нечкәлекләрен РИУ мөгаллиме, гакыйдә, хәнәфи фикъһе буенча китаплар һәм мәкаләләр авторы Әхмәд әл-Хәнәфи, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Коръән-хафиз Булат хәзрәт Мөбарәков, «Сәлах» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев һ.б кебек тәҗрибәле һәм белемле белгечләр ачачак.
Форумда катнашучыларны мавыктыргыч лекцияләр, квестлар, шулай ук тимбилдинг көтә. Ул форумда катнашучыларга бердәм команда булырга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, форумның төп үзенчәлеге булып Коръән уку тора: форумда катнашучылар һәр көн саен 20 минут дәвамында тәфсир буенча белемнәрен ныгытачак, ә аннары 40 минут Коръән укыячак. Әлеге чара ярдәмендә форумда катнашучылар Коръән укуны үзләренә көндәлек гадәткә кертер, дип көтелә.
Укудан тыш, яшьләр өчен өч ял итү мәйданчыгы әзерләнгән: кинозал, чаңгыда йөрү зонасы һәм теләүчеләргә остазлар белән аралашу мөмкинлеге. Гадәттәгечә, яшьләр социаль челтәрләр өчен мавыктыргыч конкурсларда да катнашачак. Шунысы мөһим, форум яшьләргә белемнәрен ныгытырга гына түгел, шулай ук берләшергә, танышырга, рухи яктан баерга һәм үзләренең социаль башлангычларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
Мөселман яшьләре форумының иң популяр проекты булып, намазга һәм ислам нигезләренә өйрәтү буенча «Ислам. Беренче адымнар», өммәтне борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышу клубы, акчасын авыру балаларны дәвалауга тоту өчен «Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит» хәйрия акциясе һәм башкалар тора. Шуңа күрә форумны нәзарәтнең социаль проектлар генераторы дип тә атарга мөмкин.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)