Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Казанда Илфак Шиһаповны искә алдылар

Филармония концертлар залында татар журналисты, язучы, продюсер, публицист, күп җырлар авторы Илфак Шиһаповны искә алдылар. Исән булса, аңа 5 апрельдә 50 яшь тулган булыр иде.

Искә алу концерты "Үзең ничек соң?” дип аталды. Әлеге исем Борнак авылы егете, яшь шагыйрь Ренат Галиәскәр язган “Абзый” дигән җырдан алынган. Җырны Илназ Гарипов башкарды.“Бу шигырьне укып чыкканнан соң, Илфак абыйның ничек көйләр иҗат итүе күз алдыма килде: аның янәшәсендә һәрвакыт кофе һәм гитара була торган иде. Ул үзенчәлекле стильдә, “Илфак абыйча” иҗат итте. Бергә эшләгән дәвердә өч җыр язып бирде ул миңа, аларның өчесе дә бик кадерле”, - диде Илназ.Илфак Шиһапов – социаль темага җырларның көен дә, сүзен дә үзе язган бердәнбер автор. Күпләр аны продюсер буларак белә. Аның Илсөя Бәдретдинова җырлаган җырлары – татар эстрадасында үзе бер ачыш булды. “Илфак беренче “Күңел” дигән җырын миңа багышлап язды. Багышлап түгел, без танышканнан соң язылган җыр, аңа кадәр язганы булмаган. Мин кибеткә чыгып кергән арада иҗат иткән иде ул аны. Аннан соң башка җырлары китте - “Сәер кеше”, “Ялгыш язмыш”. Гади авыл кызы идем. Илфак белән күрешкәнче, мәхәббәт, дуслык хисләре, гомумән, бүтән төрле җырлар җырлап йөрдем. Әле башта аптырадым, “Илфак, мондый җыр буламыни инде, кит инде моннан?”, дигәнем истә”, - дип хәтирәләре белән уртаклашты җырчы.

Концертта Марсель Вәгыйзов, Рөстәм Сәрвәров, Алмаз Хәмзин, Рифат Зарипов, Вадим Захаров, Рәшит Шамкай, Фәнир Галимов, Римма Никитина катнашты.Оештыру эшләрен "Шәһри Казан" газетасы һәм "Сөембикә" журналы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова, Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов, “Аксу” компаниясе җитәкчесе, продюсер Рөстәм Сәрвәров башкарган.

“Искә алу чарасы башка концертлардан аерылып тора. Хәер, “Абзый” бит үзе дә башка төрле иде. Ул үзенең табигый таланты, уй-фикерләре, зур идеяләре белән тормышны үзгәртергә тырышты. Башкалар күрмәгәнне белә һәм төртеп күрсәтә иде. Кыска гына гомер эчендә, барысы бергә 350дән артык җыр язган, 20дән артык альбом чыгарган”, - дип билгеләп узды кичәне алып баручы, “Татар радиосы”ның баш мөхәррире Айваз Садыров.Соңгы елларда продюсер яңа җырчы – Айсылу Габдинова белән эшләде. "Ленинград" төркеменең "Экспонат" җырының татарча тәрҗемәсе кызга гаять зур популярлык алып килде. “Илфак абый сольный концертларымны күрергә хыялланды. Кызганыч, иртә китте. Башка андый кеше юктыр бу дөньяда. Миңа аның төпле сүзе, киңәшләре җитми. Бик нык сагынам, юксынам”, - диде Айсылу.Исегезгә төшерәбез, Илфак Шиһапов 2017 елның 31 маенда үз фатирында вакытсыз вафат булды.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/06/161441/
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"