Казанда иң яхшы милли ашлар рестораны ачыкланачак
"Татарстанда "Иң яхшы милли ашлар рестораны" номинациясе кертеләчәк. Бу номинация башка төбәкләрдә юк, чөнки аларда андый үзенчәлек һәм ихтыяҗ юк”, – дип аңлатты спикер.
Тиусонина шулай ук Казанда ярышлар 11 октябрьдә узачак дип сөйләде. Жюри 100 бәйсез эксперт арасыннан елның иң яхшы шеф-пешекчесен, сомельены, ресторан күзәтүчесен сайлап алачак. Шулай ук журналистлар һәм блогерлар “Массакүләм-матбугат чараларында сайлау” номинациясендә җиңүчене билгеләячәк. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча шәһәрнең иң яхшы 10 рестораны билгеләнәчәк.
Премиянең генераль продюсеры сүзләренә караганда, сайлау үтә күренмәле булачак – жюри әгъзалары чикләнмәгән санда һәм үзләренә ошаган рестораннарны, кафе һәм барларны үзләре сайлап алырга хокуклы. Бердәнбер шарт - хуҗалары хөкемдарларның туганнары булырга тиеш түгел.
"Экспертларга буш анкеталар таратыла. Ун графада алар теләсә кайсы ресторан, бар, кафены билгели ала. Без аерым критерийлар куймыйбыз. Экспертлар коллегиясенә журналистлар, рестораторлар, ресторан бизнесына катнашы булучылар керә. Төп шарт – анкетада үз рестораннары һәм туганнарының рестораннары күрсәтелә алмый”, - дип аңлатты Тиусонина.
Where to Eat бәйсез ресторан премиясе 2013 елда Россия гастрономия журналистлары ассоциациясе тарафыннан оештырылган иде. Татарстаннан тыш, аны Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Россиянең көньягында һәм Уралда тапшыралар.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
