Казанда хәрби парад башланды
Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре катнаша.
Мәйдан уртасыннан Россия Федерациясе Дәүләт флаглары, Җиңү байрагы тоткан хәрбиләр атлап узды. Парадта Казан гарнизоны хәрбиләре, Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы училищелары курсантлары, көч структуралары һәм прокуратура вәкилләре марш белән атлаячак. Парадта барлыгы 1 мең хәрби хезмәткәр катнаша.
Шәһәр урамы буенча 40 берәмлек хәрби техника, шул исәптән Бөек Ватан сугышы чорындагы Т-34 танкы, Су-100 артиллерия җайланмасы узачак. Шулай ук ретроклуб автомобилләре, «Катюша» һәм заманча техника колоннасы катнашачак.
Бүген бәйрәм чаралары Иске татар бистәсе, Арча, Архангел зиратларында хәрби һәм дан венокларын куюдан башланган. Шулай ук Петров паркында мемориаль комплекс ачылышы тантанасы узган.
Парадны турыдан туры эфирда "ТНВ" телеканалында карый аласыз.
"Татар-информ"
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
