Казанда хайваннар белән аралашу рөхсәт ителгән зоопаркларда кагыйдә бозулар ачыкланган
1 августа 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Табигатьне саклау прокуратурасы Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Ветеринария Баш идарәсе белгечләре белән бергә Казанның һәм республиканың хайваннар белән аралашу рөхсәт ителгән зоопаркларында җәнлекләр дөньясын саклауны, ветеринар-санитар таләпләр үтәлешен тикшергән һәм күпчелегендә кагыйдә бозуларны ачыклаган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.
Тикшерү барышында 60ка якын төрнең территория һәм төр ягыннан килеп чыгышы, хайванның ветеринар-санитар торышы язылган ветеринар-белешмә документы булмавы ачыкланган. Алар арасында носух, янут-полоскун, янутка охшаш эт, австралия кошлары эму, салпы колаклы вьетнам дуңгызлары һәм башкалар бар.
Зоопарктагы 300дә артык хайванга, мисал өчен, страус, шиншилла, тиен, дуңгыз, йорт куяны, павлин, янут, үрдәк, фазан һәм башкаларга ветеринар-санитар экспертизасын раслый торган ветеринар-белешмә документларсыз әзерләнгән һәм сакланган азык бирелә.
Табигатьне саклау прокуратурасы барлык кагыйдә бозу очраклары буенча юридик һәм вазифаи затларга карата административ хокук бозу турында эш кузгаткан.
Хокук бозуларны бетерү прокуратура күзәтүе астында тора.
(Татар-информ)

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)