Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Казанда Covid-19 коронавирусыннан вакцина ясый башладылар

Казан федераль университеты тикшеренүчеләре яңа Covid-19 тибындагы коронавирус китереп чыгара торган авыруга каршы вакцина эшләүгә кереште. Шул турыда Казан федераль университетының прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры, генетика кафедрасы профессоры Альберт Ризванов сөйләде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Галим сүзләренчә, әлегә вакцинаны эшләүдә КФУ хезмәткәрләре генә катнаша. «Финанслауны автономияле коммерцияле булмаган „ДНК фәнни-тикшеренү үзәге“ оешмасы тәэмин итә, бу — безнең спонсорлар төзегән шәхси фонд», — дип аңлатты ул һәм әлеге структура университетның төрле биомедицина проектларына акча җибәрә, дип өстәде.

Шул ук вакытта Ризванов сүзнең лаборатор тикшеренүләр турында баруын аңлатты. КФУда тере вирус белән эшләү мөмкинлеге юк, шуңа күрә белгечләр геном коронавирус нигезендә генлы инженерия ярдәмендә вакцинаның генно-терапия вариантын ясап эшлиләр.

«Вакцинаның вирус геномы белән лаборатория хайваннарында эшләвен күрсәткәч, коронавируска каршы иммунитет булдырып, без инде тере вирус белән эшләргә хокуклы дәүләт оешмалары белән элемтәгә керәчәкбез һәм анда клиникага кадәрге һәм клиник сынаулар уздырачакбыз», — диде вирусолог.

Бу этапта биологик куркынычсызлыкның югары дәрәҗәсен тәэмин итәчәк махсус лабораторияләр кирәк булачак, моның өчен дәүләтнең катнашуы кирәк була, дип өстәде ул.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Covid-19га Россия тестларының максимум дүрт сәгать эчендә нәтиҗә биргәнлеген хәбәр иткән иде.
Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"