Казанда «Безнең заман» фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр
18 ноября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казанның Горбунов исемендәге авиация заводы командасы «Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләр иҗат фестивалендә җиңүче дип табылды. Аларга ТР Президентының күчмә Кубогы, фестивальнең иганәчеләре әзерләгән бүләкләр һәм 500 мең сум күләмендә акчалата сертификат тапшырылды. Иң яхшы команданы ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева бүләкләде.
«Үз предприятиеләрегезнең флагларын, республиканың байрагын горур йөртегез», - дип мөрәҗәгать итте ул фестивальнең җиңүчеләренә һәм катнашучыларга.
Барлык бәйгеләрнең нәтиҗәләре буенча «КАМАЗ» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖнең төбәкара профсоюз оешмасы, «Аммоний» АҖ, Мамадыш районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге, «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе гомумкоманда зачетында беренче урынга лаек булды.
Әлеге проект республика предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләргә музыка, хореография һәм сәнгатьле сөйләмдә үз осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирде. Фестивальдә катнашучылар шулкадәр талантлы булып чыкты ки, аларны сәхнәдә профессиональ артистлардан аерып карау мөмкин түгел иде, дип искәртте «Татмедиа» матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
«Үзешчән сәнгатьнең үзенә генә хас эчкерсезлеге, энергиясе бар икән. Бәйрәм бүләк иткән өчен рәхмәт сезгә», - диде конкурсантларга Сәлимгәрәев.
Казан дары заводының өлкән мастеры, фестиваль оешканнан бирле анда ел саен катнашучы Андрей Волковка аерым истәлекле бүләк тапшырдылар.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)