Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Казанда “Ел җитәкчесе-2018” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

27 декабря 2018 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казанның “Корстон” комплексында “Ел җитәкчесе-2018” республика иҗтимагый бәйгесе лауреатларын бүләкләделәр. Барлыгы 22 идарәчегә күкрәк билгесе һәм диплом тапшырылды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башта чарада катнашучыларга “Татарстан-2018” фильмын тәкъдим иттеләр. Татарстан Президенты Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның тантананың мактаулы кунагы булуына игътибарны юнәлтте һәм ветеранны бүген 93 яшь тулуы белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов чарага килгән идарәчеләрне алдынгыларга һәм артта калучыларга бүлеп карауның мәгънәсен күрмим диде. “Безнең искиткеч җитәкчеләр командасы – производство командирлары, алар ярдәме белән республика һәм гомумән ил үсеш ала. Республика икътисады - безнең ил икътисадының җитди өлеше”, - диде ул.

Аннары Татарстан Президенты Татарстанның икътисад өлкәсендәге казанышларын санап узды. “Бирегә килгән командага Хөкүмәт, парламент исеменнән сезнең хезмәт коллективларына рәхмәт сүзләре җиткерүегезне сорыйм!” - диде ул. Рөстәм Миңнеханов алдынгы идарәчеләргә һәм белгечләргә “Фидакарь хезмәте өчен” медальләрен, шулай ук Россиянең атказанган химигы, атказанган машина төзүчесе, атказанган азык сәнәгате хезмәткәре исемнәрен бирде.

Аннары республика Премьер-министры Алексей Песошин бәйге комиссиясе рәисе буларак, конкурс йомгаклары турында сөйләде. Анда катнашу өчен 103 җитәкче тәкъдим ителде, 85 кеше катнашты һәм 22 лауреат исемнәре игълан ителде. Татарстаннның  Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Хәйриячеләр китабының IX томын һәм фондның рәхмәт хатларын тапшырды.

Бәйге йомгаклары буенча истәлекле китап нәшер ителәчәк. Ул республика һәм муниципаль органнарга, Татарстанның Милли китапханәсенә җибәреләчәк, шулай ук конкурс лауреатларына тапшырылачак.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"