Казанда “Дубравная” метро станциясе ачылды
31 августа 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Башкалада Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне уңаеннан Казан метрополитенының сан буенча 11нче “Дубравная” станциясен ачу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, “Метроэлектротранс” АҖ генераль директоры Марат Рәхимов, “Метроэлектротранс” башлыгы Әсфән Галявов катнашты.
“Республика һәм шәһәр көнендә яңа объектлар ачу бик сөенечле. Әле генә Тукай музеенда булдык, инде яңа метро станциясендә. Билгеле, шәһәр уңайлы булырга тиеш, иҗтимагый киңлекләргә, ишегалларына, юлларга зур игътибар бирелә. Билгеле, эшлисе эшләр күп әле”, - дип билгеләп үтте Миңнеханов үзенең тәбрикләү сүзендә.
Татарстан Президенты финанс кыенлыклары булуга карамастан, Казан метрополитенының икенче линиясе төзелеше эшләре башлануын хәбәр итте. Казан мэры Илсур Метшин, шәһәр көне белән котлап, “Дубравная” метро станциясе ачылышын тарихи вакыйга дип атады.
Метро станциясе төзелеше, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев сүзләренчә, 5,2 млрд сумга төшкән.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)