Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Казанда «Адәмнәр һәм Һавалар» татар яшьләрен кавыштыру проекты эшли башлады

17 декабря 2019 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казанда яшәүче Мөслим кешеләре — Ринат Исламов һәм Эльвина Нәҗипова «Адәмнәр һәм Һавалар» дип аталган татар яшьләрен таныштыра, кавыштыра һәм гаилә корырга ярдәм итү проектын башлаган.

«Проектның төп максаты — гаилә кору. Бу җәмгыятьтәге проблемаларны күреп эшләнә, ниндидер исап-хисап йөзеннән түгел. Безнең проект белән Уфа һәм Краснодарда да кызыксынучылар бар», — диде Ринат Исламов.

Әлеге проект 2019 елның августыннан бирле эшли. Очрашулар мәчеттә һәм Казан рестораннарының берсендә үтә. Хәзерге көндә төркемдә 77 кеше, шуларның иң өлкәненә - 42, ә иң яшенә — 19 яшь. Алар арасында ныклап аралашучы парлар бар. Проект башланганда хатын-кызлар күпчелекне тәшкил итсә, хәзер саннар тигезләште, - диде оештыручылар.

«Адәмнәр һәм Һавалар» проекты катнашучылары мәчеттә лекцияләрдә очраша, бергә төрле чараларга, концертларга йөри, ресторанда ашарга пешерү мастер-классларында катнаша. Киләсе очрашулары 24 декабрьгә планлаштырылган.

Ринат үзе дә, Эльвина да гаиләле түгел. Ринат проектның ничек барлыкка килгәнен сөйләде. «Эльвина белән кайтып барганда „Һава“ мәчетенә җомга намазына кердек. Хәзрәт Рәшит абый Вилданов безгә берәр чара оештырырга тәкъдим итте. Шуннан соң татар яшьләрен берләштерә торган әлеге проект туды», — ди ул.

«Адәмнәр һәм Һавалар» проекты чараларына Әлмәттән дә килүчеләр бар. Чиләбедән килгән татар егете монда татарча өйрәнә башлаган.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КАН АВТО
КОЛЬЦО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ТАНК
ЦДМ
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"