Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Казанда 13 Татарстан фильмы тәкъдим ителәчәк

14 августа 2019 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казанда 23 августтан 31 августка кадәр Татарстан киносы атналыгы узачак. Аның кысаларында Татарстан Республикасында җитештерелгән 13 фильм күрсәтеләчәк. Барлык спектакльләр «Мир» кинотеатрында узачак. Бу хакта «Татаркино» матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Заманча Татарстан кинофильмнары киң тамашачыга 23-31 августта тәкъдим ителәчәк. Быел тамашачылар хөкеменә соңгы ике елда Татарстан режиссерлары төшергән картиналар тәкъдим ителә», - диелә хәбәрдә.

23 августта Салават Юзеевның бөек татар фикер иясе һәм дин белгече Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган «Шиһаб хәзрәт» документаль фильмы күрсәтеләчәк.

24 августта Россия драматургы, прозаик һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин әсәре буенча режиссерлар Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскәров төшергән «Мулла» фильмы күрсәтеләчәк.

25 августта тамашачыларга Эдуард Габидуллинның кыска метражлы телесериалы - «Уен да, җитди дә» һәм Алексей Барыкинның тулы метражлы «Су анасы» фильмы тәкъдим ителәчәк.

26 августта Фәрит Дәүләтшинның татар драматургы һәм язучы Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй» пьесасы буенча төшерелгән «Инсаф» фильмы күрсәтеләчәк.

27-28 август көннәрендә кыска метражлы фильмнар күрсәтелә. Тамашачылар Ренат Кәримовның «Остазбикә», Нәсур Юрушбаевның һәм Әмир Галиәскәровның «Туган нигез», Әмир Галиәскәровның «Бүре яры», шулай ук Рафил Галимуллинның һәм Марсель Мәхмүтовның «Җиде малай» картиналарын бәяли алачак.

29 августта «Мир» кинотеатрында Илдар Ягъфәровның актер Владимир Вдовиченков төшкән «Байгал» фильмы күрсәтеләчәк.

30 августта «Мир» кинотеатрында режиссер Светлана Серованың «LaPrimavera» һәм Илшат Рәхимбайның «Катлаулы бизәк» документаль картиналары күрсәтелә.

«Татарстан киносы атнасы» ахырында Илшат Рәхимбай үзенең «Әпипә» музыкаль комедиясе премьерасын тәкъдим итәчәк. Анда Фирдүс Тямаев, Elvin Grey, Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, «Зө-Ләй-Лә» триосы һәм «Фәридә-Алсу» дуэты катнашкан.

Һәр кинодан соң иҗади очрашулар узачак. Анда тамашачылар Татарстан картиналарын төшерүчеләр һәм төшерү төркемнәре вәкилләре белән аралаша алачак.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"