Казандагы Җанатарлар зонасы киләчәктә дә төрле чаралар уздырганда кулланылачак
Ләйлә Фазлыева бу мәйданчыкның чаралар үткәрү өчен уңайлылыгын билгеләп узды. “Әйтик, киләсе елда анда Яшьләр көнен уздырып булыр иде. Бу мәйданчык инфраструктурасын берничә көнлек чаралар өчен куллану кулайрак булыр иде. Без хәзер бу эш тәҗрибәсен өйрәндек, алга таба, әлбәттә, аны файдаланып булачак”, - дип белдерде ул.
Вице-премьер әйтүенчә, 2019 елда Казанда эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатын үткәргәндә дә, фан-фест территориясе эшләргә мөмкин.
Казан шәһәре парклар һәм скверлар дирекциясе генераль директоры Алсу Сәетова җанатарлар фестивалендә уникаль инфраструктура булдырылганын һәм аның да зур мирас булып калуын билгеләп узды. Ул 2019 елда "Казан" гаилә үзәге яны территориясенең шәһәр иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасына кертеләчәген әйтте. “Электр уты, су белән тәэминат, канализация, сыйфатлы инфраструктура теләсә нинди дәрәҗәдәге чаралар уздыру мөмкинлеге бирә. Фан-фест территориясе 25 мең кеше сыйдырышлы. Киләчәктә ул шәһәр һәм киңкүләм халыкара чараларын уздыру өчен дә кулланылыр дип уйлыйм. Шәһәр көнен дә биредә бәйрәм итәргә мөмкин булыр иде”, - дип белдерде ул.
Алсу Сәетова җанатарлар зонасына илтә торган юлда – “Татмедиа” каршысында төзекләндерү-ямьләндерү эшләре башкарылганын искәртте. “Теләсә нинди яңа иҗтимагый киңлек булдыру ул архитектор, подрядчылар белән дә эшләү. Алар безгә һәр өслекне ничек карап торырга кирәклеген аңлаталар, инструкция бирәләр. Җиргә җәелгән ул брусчатка буенча инструкция бар. Кыштан соң да аны саклап калырга тырышачакбыз. Җитештерүчеләр аны зәвыклы да, чыдам да дип ышандыра”, - диде.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
