Кариев театрының балаларга Яңа ел бүләге оча торган малай Питер Пэн булачак
25 ноября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Кариев театры Яңа елда балаларга күрсәтәчәк әкиятенең премьерасын чыгарды. Премьера театрда ике көн барды.
Татар балалары өчен шотланд әкиятләре герое Питер Пэнны татарча сөйләштерү идеясе Кариев театрының “Тамга” лабораториясе эскизларыннан соң туды. Режиссер Тимур Фәйрузов заманча рус драматургы Керен Климовскиның “Мой папа – Питер Пэн” әсәре буенча эскиз әзерләгән иде.
Финалы трагедия белән тәмамланган әсәр эскиздан соң репертуар өчен үстерелмәде. Әмма театрның баш режиссеры Ренат Әюпов Питер Пэн турында әкият куярга карар иткән. Инсценировканы заказ буенча Рәмис Нәҗмиев язды.
Питер Пэн – шотланд язучысы Джеймс Метью Барри әкиятләрендәге үсәсе килмәгән малай. Ул Нетландиядә яши, оча белә. Дуслары – үзе кебек үк югалган малайлар, дошманы – Капитан Крюк. Малайның шәхси феясы да бар.
Рәмис Нәҗмиев инсценировканы суперкешеләр ясаучы галим образы һәм аның ике кызы белән баеткан. Галим кызының баш миенә чип урнаштырып аны супербала итәргә тели. Икенче кызы моңа каршы төшә һәм протест йөзеннән Питер Пэн белән утрауга кача. Вакыйгалар Питер Пэн яшәгән утрауда һәм компьютерлашкан бүгенге көндә бара.
Әлеге тылсымлы әкиятне Кариев театры яңа ел тамашалары буларак күрсәтә. Тамашалар 21 декабрьдән башлап, көнгә ике тапкыр күрсәтелә. Спектакльнең массалы сәхнәләрендә театрның бөтен труппасы диярлек катнаша. Индеецлар юлбашчысы ролендә эпизод күренешендә хәтта коллективның иң өлкән, дәрәҗәле актеры Нуриәхмәт Сафин да чыкты.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)