Кырымдагы Җәмигъ мәчетен киләсе җәйдә ачалар
14 ноября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Киләсе елның җәендә Симферопольдә Җәмигъ мәчетен ачарга планлаштыралар. Бу турыда Кырымның Милләтара мөнәсәбәтләр буенча дәүләт комитеты башлыгы Альберт Кангиев сүзләренә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.
«Бу Кырым территориясендә уникаль һәм зур төзелеш. Бездә мондый киң күләмле төзелешнең булганы юк. Уникаль архитектура, дүрт мең чамасы кеше берьюлы гыйбадәт кыла ала. Мәчет 2020 елның 21 июнендә тапшырылыр дип көтәбез», - диде Альберт Кангиев чәршәмбе көнне «Кырым» радиосы эфирында.
Җәмигъ мәчете 3 гектардан артык җирдә урнашкан. Дини комплекс өч бинадан һәм инфраструктурадан тора. Мәчетнең биеклеге 35 метр, манараларның биеклеге 50 метрдан артык.
Агымдагы елның мартында Россия Президенты Владимир Путин Симферопольдәге җәмәгатьчелек белән очрашуда белдергәнчә, ул үзенең төрек коллегасы Рәҗәп Тайип Эрдоганны Кырымда мәчет ачу тантанасына чакырган.
Элегрәк мәчет 2019 елның язында, аннары 2020 елның язында ачылырга мөмкин дип хәбәр ителгән иде.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)