Камал театры труппасы Үзбәкстаннан гастрольләрдән кайтты
18 Сентября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры труппасы Үзбәкстаннан гастрольләрдән кайтты. Театр артистлары 30 елдан соң Үзбәкстан Милли театры сәхнәсендә чыгыш ясады.
Г.Камал театры артистлары Үзбәкстан халкына 14-16 сентябрь көннәрендә Ташкент шәһәрендә "Зәңгәр шәл", "Әтәч менгән читәнгә" һәм "Бабайлар чуагы" спектакльләрен тәкъдим итте.
"Бик җылы кабул иттеләр, чөнки 30 елдан артык Үзбәкстан якларына барганыбыз булмады. Алар канәгать калды һәм янәдән үзләренә кунакка чакырдылар. Очрашуларны еш оештырырга кирәк, дип тәкъдим иттеләр. Күреп тордык, сагынганнар", - диде Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов.
"Зал шыгрым тулы булды, спектакльләрдән соң бары тик уңай фикерләр генә ишеттек. Чәчәкләргә һәм алкышларга күмделәр. Ташкент халкы бик кунакчыл, безне ачык йөз белән каршы алдылар. Андагы тамашачылар белән яңадан туганлык җепләрен ныгыттык", - дип сөйләде Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева.
Татарстан һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров әлеге гастрольләрне театр өчен тарихи вакыйга булуын әйтте. "Безнең театр өчен бик зур вакыйга булды. Ташкент шәһәренә 32 елдан артык барганыбыз булмады. Тамашачылар булыр микән һәм халык безне оныткандыр, - дип уйладым. Ләкин һәр көнне билетлар сатылып беткән, зал тулы иде. "Зәңгәр шәл" спектаклен көндез уйнарга да туры килде. Татарлар белән бергә булырга теләсәң, Үзбәкстанга барырга кирәк. Чөнки 300 мең татар Үзбәкстанда яши. Ташкент үзгәргән, мин 1964 елны күргән шәһәр түгел инде. Үзбәкстан Республикасында Татарстан Республикасы вәкиллегенең вәкаләтле вәкиле Рамил Шакиров белән очраштык", - диде ул.
Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша Ташкенттан милли баш киеме алып кайткан. "Бер көн базарда йөрдек, Ташкент халкының тормыш-көнкүреше белән таныштык. Гастрольләр безгә ошады. "Зәңгәр шәл"гә билетлар ун көн эчендә сатылып беткән иде. Тамашачы безне зарыгып көтеп торган, ул сизелә. Шушы очрашуны оештырган Үзбәкстандагы Татар иҗтимагый җәмгыятенә һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә", - диде ул.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Хит-парад
Ошаган җыр өчен "Болгар радиосы"ның ВКонтакте рәсми төркемендә тавыш бирә аласыз
1

Яңа кәтүк түти
0
Виталий Агапов
№ 520 7112 тавыш
2

Урсал тауда
0
Арслана
№ 521 6204 тавыш
3

Татарстан
0
Анастасия Макарова
№ 524 6089 тавыш
4

Шәптән түгел
0
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар
№ 526 328 тавыш
5

Гөрләвекле балачак
0
Лилия Муллагалиева
№ 529 309 тавыш
6

Нинди рәхәт бит ул безнең өебез
0
Алсу һәм Азат Фазлыевлар
№ 527 230 тавыш
7

Син кайларда, җаным
0
Айдар Тимербаев
№ 525 219 тавыш
8

Беренче мәхәббәт
0
Радик Миңнебаев
№ 523 207 тавыш
9

Ышанам
0
Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
№ 528 195 тавыш
10

Чиялектә
0
Винарис Илъегет
№ 522 186 тавыш
Тавыш бирү өчен сылтама: ХИТ-ПАРАД
Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз