Камал театры Таңбатыр турында әкият чыгарды
25 декабря 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Камал театрының яшь режиссеры һәм яшь артистлары балалар өчен «Таңбатыр» әкиятен чыгарды. Спектакль декабрь азагына кадәр тетарның Кече залында күрсәтелә.
Пьесаны театр тәкъдиме буенча Мансур Гыйләҗев язган, спектакльнең режиссеры Олег Кинҗәгулов. Хореограф буларак Нурбәк Батулла чакырылган. Сәхнәгә куючы рәссам — Казан сынды сәнгать училищесы студенты Ләйсән Хөсәенова, Сергей Скомороховның укучысы.
Спектакльнең композиторы — Эльмира Галимова. Әмма режиссер композиторның эшенә өстәп, спектакльнең башында һәм финалында ритуаль музыка керткән. Моны ул үзе өчен әкиятнең йолага, ритуалга тиң кабул ителүе белән аңлатты.
Залда пьеса авторы Мансур Гыйләҗев та бар иде. Ул пьесага шактый үзгәрешләр кертелүен, гадиләштерелүен әйтте. Авторга спектакль бик охшаган. Ул Олег Кинҗәгуловны бик талантлы, өметле яшь режиссер дип саный.
Спектакль Таңбатырның җир асты патшалыгыннан патша кызын коткаруы турында. Әмма патша кызына гашыйк булган абыйсы Кичбатыр Таңбатырның аякларын кисеп коеда калдыра. Әсәрнең төп герое Таңбатыр булса да, спектакль бер әкият белән генә чикләнмәгән. Батыр егеткә Күсе рәвешенә кереп язмышы ярдәм итә.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)