Камал театры мәйданында Театр елы башланырга күпме вакыт калганын саный торган исәп ачыла
11 октября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казан театрлары, Россиядә узачак Театр елы булачагын искәртеп, Камал театры алдындагы мәйданда бәйрәм үткәрә. Бу хакта Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм кысаларында Россиядә узачак театр елы башланырга күпме вакыт калганын саный торган исәп ачылачак. Программада спектакльләрдән өзекләр, танылган артистлар белән фотосессия, истәлекле бүләкләр белән конкурслар, урам квесты һәм башкалар каралган.
Бәйрәмне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештыра.
Камал театры матбугат үзәге хәбәр итүенчә, бәйрәм чарасын Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша ачып җибәрәчәк. Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова татар театры тарихы хакында сөйләячәк, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов Габдулла Тукай шигырьләрен укыячак, театрның яшь артистлары "Агыла да болыт агыла..." спектакленнән өзек башкарачак, театрның скрипкачысы Динә Закирова музыкаль номерлар тәкъдим итәчәк. Бәйрәм программасында кыйммәтле бүләкләр белән төрле викториналар һәм конкурслар да көтелә.
Бәйрәмдә шулай ук В.И.Качалов исемендәге рус драма театры, К.Тинчурин татар театры, Г.Кариев яшь тамашачылар театры, Казан яшь тамашачылар театры, "Әкият" курчак театры, Болактагы театр һәм SDVIG камера театры катнаша.
Театр бәйрәме 13 октябрьдә 11.00 сәгатьтә башлана. 13.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры каршындагы мәйданда Россиядә узачак театр елы башланырга күпме вакыт калганын саный торган исәп ачылачак. Тетарның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 2019 елга кадәр якынча 2019 сәгать вакыт калып бара.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)