Камал театры Кариев театрының яңа директоры Гүзәл Сәгыйтова пьесасын куячак
19 сентября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Гүзәл Сәгыйтованың “Томан” пьесасы буенча спектакль куярга җыена. Бу хакта Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов дәүләт театрларының яңа сезоны ачылу уңаеннан Татарстан Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта әйтте.
“Гүзәлнең әсәренә алынуыбызда аның Кариев театры директоры итеп билгеләнүенең катнашы юк. Безнең планнар алдарак билгеләнгән иде. Без яшь драматургларны үстерергә телибез”, - диде Нияз Игъламов.
Кече залда өч яшь авторның әсәре куелачак. Аларны Олег Кинҗәгулов, Рамил Гәрәев һәм Фәрит Бикчәнтәев куячак.
Гүзәл Сәгыйтованың “Томан” пьесасы “Яңа татар пьесасы” конкурсында җиңеп чыкты. Жюри тарафыннан сайлап алынган җиде пьеса буенча Камал театрының Кече залында аларны уку оештырылган иде.
Әсәрнең үзәгендә хатын-кыз проблемалары ята. Автор депрессиядә яшәгән, психология белән шөгыльләнә башлаган ханымны төп герой итеп ала. Әсәрнең азагында ханым баласын үтерә.
Иҗади татар яшьләрен туплап “Калеб” иҗат берләшмәсе оештырган Гүзәл Сәгыйтова Кариев исемендәге Татар дәүләт Яшь тамашачы театры директоры итеп билгеләнде.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)