Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Камал театры биш сәгатькә сузылган яшьләр тамашасы чыгарды

23 октября 2019 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Камал театры үз тамашачысына биш сәгатькә сузылган кичке тамаша тәкъдим итте. «Сишәмбе көн кич белән» проекты өч спектакль һәм ике антракттан тора.

«Сишәмбе көн кич белән» проекты «Яңа татар пьесасы - 2017» драматургия лабораториясе эшләреннән тора. Фәрит Бикчәнтәев финалга чыккан җиде пьесаның өчесен спектакль итеп үстерергә карар иткән. Болар – Сөмбел Гаффарова, Энҗе Гыйззәтова һәм Гүзәл Сәгыйтова пьесалары.

Спектакльләрне Фәрит Бикчәнтәев һәм аның укучылары Рамил Гәрәев һәм Олег Кинҗәгулов сәхнәләштергән. Спектакльләр берәр сәгатьлек. Берсе - Сөмбел Гаффарованың Олег Кинҗәгулов сәхнәләштергән «Парковка» спектакле спектакле «Nauruz school» студентлар театрлары фестивалендә катнашты. Хәзер ул «Театраль Идел буе» фестивалендә катнаша.

Спектакльләр арасында зур антрактларда фойедагы импровизацион сәхнәдә шигырь һәм җыр яңгырады. Үз музыкаль төркеме белән Зәринә Вилданова чыгыш ясады, шагыйрьләр Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлүсә Шаһбан, Гөлүсә Батталова шигырьләрен укыдылар. Фойеда рәссам Руслан Ибраһимов күргәзмәсе оештырылган иде.

Спектакльләр тәмамлангач, авторлар белән аралашу мөмкинлеге тудырылды. Ләкин тамаша 23.00 сәгатьтә генә тәмамлану сәбәпле, һәр теләгән кешенең фикер алышуга калырга мөмкинлеге булмады.

«Сишәмбе көн кич белән» тамашасы театрның 160 урынлы Кече залында тәкъдим итә. Оештыручылар киләсе атнага билетлар сатылып беткәнлеген хәбәр итә. Спектакльләр быелгы афишага 19 ноябрь, 10 декабрь көннәренә кертелгән.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"