Камал театры Азиянең иң зур халыкара фестивалендә “Килмешәк” спектаклен тәкъдим итте
8 февраля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Азиянең XX Bharat Rang Mahotsav - иң зур театр фестивалендә катнаша. Бу татар театры тарихында беренче тапкыр Һиндстанга бару, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
6 февральдә Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча режиссер Фәрит Бикчәнтәев куйган “Килмешәк” спектакле Дәһлидә тәкъдим ителде. Әлеге спектакль Варанаси шәһәрендә күрсәтеләчәк. Фестивальдә шулай ук Һиндстан, Россия, Румыния, Сингапур, Чехия, Италия, Бангладеш, Польша, Непал, Шри-Ланка һәм башка илләрдән иҗат коллективлары да катнаша.
Театр директоры Илфир Якупов артистлар аншлаг белән чыгыш ясады, диде. “Кичә без бу спектакльне Дәһли шәһәрендә тулы аншлаг белән уйнадык инде. 600 тамашачы безне бик җылы кабул итте. Тәрҗемә кыенлыкларына карамастан, алар актерлар уенын бик тиз кабул иттеләр”, - дип уртаклашты Илфир Якупов.
"Бхарат Ранг Махотсав" яки “Милли театр фестивале " 1999 елдан бирле үткәрелеп килә. Шул вакыттан бирле фестиваль ел саен Һиндстанда уза, елдан-ел зурая һәм төрлеләнә бара. Бүгенге көндә “Бхарат Ранг Махотсав" Азиядә иң зур театр фестивале дип танылды.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)