Камал театры тамашачылар соравы буенча «Җәйнең бер көнендә» спектаклен күрсәтә
12 декабря 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Күп кенә тамашачылар соравы буенча, Камал театрының декабрь афишасына Йон Фоссе әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Җәйнең бер көнендә» спектакле өстәлде. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Спектакль «Алтын битлек» премиясе номинанты булды, Кытай Венгрия, Румыния, Санкт-Петербург һәм Мәскәү фестивальләрендә катнашты. «Җәйнең бер көнендә» — Норвегия драматургы Й.Фоссеның Россиядә куелган беренче пьесасы.
Спектакль турында: Һәр кешенең диярлек тормышында язмышны төптән үзгәрткән вакыйгалар була. Алар кабат-кабат үткәннәргә әйләнеп кайтырга, күңелдә таш булып яткан һәм истәлекләр чоңгылына тарткан бик күп сорауларга җавап эзләргә һәм шул хәлләрнең сәбәпләрен анализларга мәҗбүр итәләр.
Норвегия авангардисты Йон Фоссе пьесасының сюжеты катлаулы түгел — героиня, иренең ни өчен аның тормышыннан югалуын, китүен аңларга тырышып, яшьлегендә булган вакыйгаларны искә төшерә. Әсәрнең формасы үзенә бертөрле укылышны таләп итә, чөнки асылда төп мәгънә эчтәлеккә генә корылмаган.
Ул билгеле бер эзлеклелектә бирелгән күчеш-кичерешләрдә, берөзлексез үткәннәргә, әйтелгәннәргә кире кайтуда, героиняның тормыш мәгънәсен эзләп газаплануында һәм шул үзен битәрләгән әлеге кичерешләрдән яшәргә көч алуында ачыла.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)