Камал театры актрисалары хатын-кыз бәхете турында уйлана
5 марта 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татар театры актрисасына сәхнә гаиләдә бәхетле булырга комачаулыймы, гаилә бәхете һәм сәхнә бәхете нинди микъдарда булырга тиеш – бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Камал театрының төрле буын актрисалары журналистлар белән бергә шушы хакта фикер йөртте.
8 март бәйрәме алдыннан академия театры белән берлектә уздырылган матбугат конференциясендә төрле буын артисткалары катнашты. Театрның танылган артисткалары Наилә Гәрәева, Рушания Юкачева һәм Гөлчәчәк Хәмәдинурова хатын-кыз бәхете, театр репертуарында хатын-кыз язымышын ачып биргән спектакльләр, театрның тәрбияви роле һәм башка темаларга фикер алыштылар.
“Иң зур бәхет – гаилә бәхете. Яныңда ир кеше һәм берничә балаң булу, - диде ярты гасырдан артык татар театрына хезмәт иткән, татар театрына талантлы режиссер үстереп биргән Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева. - Театрда эшләгәндә балага вакыт калмый. Без бик күп гастрольләргә йөри идек. Артистның тормышы сәхнәдә уза, без сәхнә тормышы белән яшибез. Ә чынбарлык ничектер сизелмичә узып бара. Үкенечле нәрсәләр булды инде. Мин тормышымны театрга багышладым. Бөтен тормышым театр белән бәйле булгач, минем өчен театр ирләре генә ир иде. Гомумән башка ирләрне күрми идем. Мине яратучылар читтән дә булды. Әмма алар мине аңламаслар, дип уйлый идем. Шуңа гомеремнең күп өлеше ялгыз узды. Безнең театрда ялгыз хатыннар күп. Аның сәбәбе сәхнәдә башка кеше тормышы белән яшәп, үз тормышыңны бөтенләй онытудыр инде. Хәтта аңа көч тә калмый”.
“Наилә апа сүзләрендә хаклык бар. Ялгызлар күп. Театрда үз парыңны табып яшәсәң, парлы гаилә булып яшәргә була. Андый гаиләләр бик күп, - дип сүзгә кушылды Татарстанның халык артисты, 25 ел гомерен татар театрына багышлаган Рушания Юкачева. - Хатын-кыз өчен читтән ир заты табу кыенрак. Театр артисткасы турында ир-атлар башка төрлерәк фикердә. Артистка белән яшәве җиңел түгел, аны театрга гомерен биргән ирләр генә аңлый. Театрда эшләгән хатын-кызның гаиләгә вакыты җитми”.
Яшь буын актрисасы, театрда ун елга якын эшләүче Гөлчәчәк Хәмәдинурова хәзерге заманда гаиләгә, сәхнәгә өлгерү мөмкин икәнен әйтте һәм моны тормышның темпы-ритмы башка булуга бәйләп аңлатты. “Мин улымны каядыр йөртергә дә, иремә игътибар бирергә өлгерәм, - диде ул. - Без дә театр фанатлары, әмма өлгерәбез”.
Наилә ханым моны кешеләрнең үзгәрүенә, артык нечкәлекләргә бирелмәүгә бәйләп аңлатты. “Заманага гына сылтап булмый, кешеләр үзгәрде. Кешеләр практик, күбрәк баш белән эшлиләр. Ә без эмоция белән яшәгән буын”.
Ә инде хатын-кыз язмышының театр репертуарындагы спектакльләрдә ни дәрәҗәдә чагылуы турында журналистлар соравына җавап итеп, Наилә Гәрәева Туфан Миңнуллинның хатын-кыз актриса тормышына багышланган трилогиясен атады. Болар - “Дуслар җыелган җирдә”, “Миләүшәнең туган көне” һәм “Хушыгыз” спектакльләре. Анда Миләүшә ролен ике составта Нәҗибә Ихсанова һәм Наилә Гәрәева башкара. Наилә Гәрәева аеруча “Хушыгыз” спектаклен аерып әйтте: “Анда чын иҗат кешесенең тормышы чагыла. Спектакльдә замананың талантлы кешеләрнең кадерсезгә калдыруы үзгәртелә. Бу Тукай премиясенә лаек булган спектакль. Аны Фәрит Бикчәнтәев куйды, - диде ул. - “Бабайлар чуагы”нда да хатын-кыз язмышы чагыла. Хатын-кыз ирсез яшәргә тиеш түгел. Хатын-кыз янында ир кеше булырга тиеш!”
Гөлчәчәк Хәмәдинурова хатын-кыз язмышы күрсәтелгән спектакль итеп Илгиз Зәйниевнең “Көтәм сине” спектаклен саный. Ул анда үзе язучы Әминә ролен башкара. Гөлчәчәк Хәмәдинурова хатын-кыз язмышын күрсәткән “Җәйнең бөр көне” спектаклен дә искә алып узды.Наилә Гәрәева сүзгә кушылып Зәки Зәйнуллин романы буенча куелган “Арбалы хатыннар” спектаклен искә төшерде. “Ул бит хатын-кызларга мәдхия җырлый. Алар бит ирләргә азык илтү өчен нинди генә авырлыкларга бармыйлар. Бик көчле безнең хатын-кыз, бик серле безнең хатын-кыз!”
“Ир-ат үзләштереп бетерә алмаган бердәнбер фән - хатын-кызны аңлау фәне”, - дип үзе катнашкан “Исәнме, улым” спектаклендәге героинясы репликасын искә төшерде Наилә Гәрәева.
Театр актрисалары Камал театрында куелган спектакльләрдән хатын-кыз хыялында йөрткән чын ир-ат образын тиз генә искә төшерә алмадылар.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/05/159220/

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)