Камал театрының “Тормышмы бу?” спектакле берьюлы дүрт халыкара фестивальдә катнаша
30 апреля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Камал театрының Гаяз Исхакый әсәрләре буенча Айдар Җаббаров сәхнәләштергән "Тормышмы бу?" спектакле якын арада берьюлы дүрт халыкара фестивальдә катнашачак. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.
Фестиваль тарихы Уфа шәһәрендә VII "Туганлык" халыкара төрки телле театрлар фестиваленнән башлана. Спектакль 24 майда М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры сәхнәсендә уйналачак.
Икенчесе - Санкт-Петербургта XX "Радуга” халыкара театр фестивале. Спектакль 28 майда Санкт-Петербургның А.А.Брянцев исемендәге Дәүләт Яшь тамашачылар театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк. Фестиваль программасында шулай ук Франция, Швейцария, Эстония, Кытай, Бөекбритания, Мәскәү, Санкт-Петербург, Карелия һәм Якутиядән театрлар катнаша.
6 июньдә спектакль Камал театры сәхнәсендә Төрки халыкларының XIV "Нәүрүз" Халыкара театр фестивалендә тәкъдим ителә. Фестиваль программасында Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Россиянең милли республикаларыннан театрлар катнаша.
18 июньдә исә, спектакль, Оренбург шәһәренең XI "Гостиный двор" халыкара театр фестивале кысаларында, М.Горький исемендәге Оренбург дәүләт драма театры сәхнәсендә уйнала. Фестиваль афишасында Казахстан, Мәскәү, Самара, Оренбург, Екатеринбург, Чиләбе, Уфа, Бугуруслан һәм Орск театрлары бар.
"Тормышмы бу?" спектакле – алты номинациядә "Алтын битлек" номинанты.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)