«Изге Ана соборын яңарту эшләре тоткарлыкларсыз бара» - Минтимер Шәймиев
Казан Кремлендә 2016 ел йомгаклары буенча республика Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңарту фондының Попечительләр һәм Административ советлары утырышы узды. Аны Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев алып барды.
Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Минтимер Шәймиев кереш сүзендә, фондның Попечительләр советы хәзерге составында 7 ел буе эшли, ел саен аның эшчәнлеге буенча хисапның эчтәлек ягы үзгәрә, чөнки фонд, гомумән алганда, уңышлы эшләп килә, дип белдерде.
«Шушы вакыт эчендә фонд тәнкыйть сүзләренә урын калдырмады. Бу, мөгаен, иң зур уңыш. Безнең эшләр кешеләр тарафыннан кабул ителгән, барысы да күз алдында. Һәм без гел камилләшергә тырышабыз. Федераль һәм республика казналары ярдәмендә башкарыла торган дәүләт программасы әлегә дәвам итә. Монысы да күңелле хәл. 2016 ел нәтиҗәсе һәм 2017 ел планы буенча Болгар һәм Зөядә эшнең соңгы этабына керештек.
Сез беләсез, 2015 елда Татарстан Президенты Болгар ислам академиясе төзү һәм Казан Изге Ана иконасы исемендәге соборны яңарту турындагы карарга кул куйды. Соборны торгызу эше уңышлы бара, тоткарлыкларсыз, бәлки әле без уйлаганнан тизрәктер дә. Ничек бар, шулай әйтәм: хәзер инде заказ бирелгән гөмбәз конструкцияләре килә башлады. Эш тулаем җәелдерелгән, бер җирдә дә тоткарлану юк”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)