Истанбулда татар-башкорт яшьләре дөнья иминлегенә Коръән ашы үткәргән
7 января 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Истанбул татар-башкорт яшьләре, «Россия-Төркия мәдәният, мәгариф, ярдәмләшү һәм теләктәшлек» оешмасы каршында исәнсез кешеләргә, һәр кешенең исәнлеге-саулыгына, дөньяның иминлегенә Коръән ашы үткәргән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итте.
«Ике чарага барлыгы унбиш кеше килде. Коръән ашын 73 яшьлек Төркия татары Фазыл Агиш килеп, „Фатыйха“ һәм „Ихлас“ сүрәләре белән башлап җибәрде. Чараны киләчәктә Коръән хафизы булачак Абдуррахман Карачай „Гимран“ сүрәсе белән дәвам итте. Коръән ашы алдыннан пәрәмәч пешерү буенча мастер-классны Ләйсән Тапсыз белән Вильдан Карачай оештырды. Анда катнашучылар пәрәмәчне үзләре бөгеп кыздырырга теләк белдерде, без каршы килмәдек», — диде ул.
Айгөл Зара Кәбирова сүзләренчә, ашта оешманың җитәкчесе шәйх Мөхәммәд Карачай да катнашкан. «Шулай итеп, өстәл артында төрки халыклар булды, алар арасында төрекләр, татарлар, башкортлар, карачайлар, ахыскалар һ.б. килде. Бер-беребезнең тел һәм мәдәният үзенчәлекләре белән таныштык. Киләчәктә дә аралашып, ярдәмләшеп, очрашып тору теләге белән саубуллаштык», — дип сөйләде ул.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)