Истанбулда дөньяның иң зур аэропорты ачылды
31 октября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Дөньяда яңадан төзелгән аэропортлар арасында иң зурысы кичә Төркиядә ачылды. Президент Рәҗәп Тайип Эрдоган катнашындагы тантана Төркия җөмһүрияте корылуына 95 ел тулу уңаеннан оештырылган иде.
Транспорт һәм инфраструктура министры Мәһмәт Каһит Турһан “Истанбул” аэпорорты төп бинасының 1 миллион 300 мең квадрат метрлык түбә белән капланган булуын әйтте. Аның сүзләренчә, бу үзенчәлек нигезендә ул дөньяның иң зур терминалы булып санала.
Яңа аэропорт 76,5 миллион квадрат метр мәйданда төзелгән. 500 очкыч сыйдырышлы аэропортта бер-берсеннән бәйсез алты очу полосасы бар. 70 мең автомобильгә исәпләнгән ачык һәм ябулы автопарклар булачак.
Рәҗәп Тайип Эрдоган яңа аэропортның елына 200 миллион юлчыга һәм 250 авиакомпаниягә хезмәт итәчәген әйтте. Әлегә аның беренче этабы гына хезмәт итә. 2023 елда аэропорт тулы көченә эшли башлаячак.
Президент яңа аэропортның бәхәсләргә сәбәп булган исемен ачыклады. Ул “Истанбул аэропорты” дип аталачак. Ататөрек исемендәге элеккеге аэропорт ел ахырына кадә кадәр эшләячәк, аннары күргәзмәләр мәркәзе булып хезмәт итәчәк.
Беренче очкыч 31 октябрьдә Анкарага китәчәк. 1 ноябрьдә - Анталиягә, 2 ноябрьдә Измиргә рейслар каралган. Тәүге чит ил рейсы 2 ноябрьдә - Төньяк Кипрга, 8 ноябрьдә Азәрбайҗанга башкарылачак.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)