Җирләгәндә сабыйлары урынына курчаклар булуын ачыклаган
11 февраля 2021
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Дагыстанда яшәүче Дауд Даудов балаларын җирләгән вакытта сабыйлары гәүдәләре урынында курчаклар булуын ачыклаган. Ир сөйләвенчә, аның ике баласы Ставропольдәге перинаталь үзәктә туганнан соң күп тә үтми үлгәннәр.
Әмма ата кеше аларны җирли алмаган: җеназа вакытында ул кәфенгә төрелгән яңа туган сабыйлары гәүдәләре урынына подгузник кидерелгән курчакларны күреп калган.
“Мин бит үз балаларымны үлде дип беләм. Алар исәнмени?” – дип аптырашка калган ата.
Кемнең һәм ни өчен нәниләрне курчаклар белән алмаштыруы билгесез. Вакыйганы Дагыстанның Эчке эшләр министрлыгы контрольгә алган.
Ставрополье губернаторы Владимир Владимиров бу хәбәрдән читтә калмады. Үзенең Instagram-аккаунтында ул бу вакыйгага карата үз бәясен бирде.
Владимиров сөйләвенчә, Дагыстанның хокук саклау органнары бәби табучы хатын хакындагы мәгълүматны җиткергән. Тик... базалар буенча тикшерүләр нәтиҗәсендә Ставропольеның перинаталь үзәгендә андый хатынның бәби тапмавы ачыклана. “Үле туган сабыйлар да, тугач та үлүчеләр дә монда күптәннән теркәлмәгән. Ә инде игезәкләр туып үлү очраклары – беркайчан да”, – дип өстәгән губернатор.
Аннары, үлем очрагында туганнары мәрхүмнең җәсәден патолог-анатомия хезмәте аша (медицина учреждениесе аша түгел) ала, туганнары мәрхүмнең гәүдәсен күрә ала, дип ассызыклады Владимиров. “Бу бик сәер”, – дип нәтиҗә ясаган губернатор. Төбәк җитәкчесе бу хәлне шәхси ачыклавын белдерде.
Фото: Lenta.ru
МАТБУГАТ

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)