Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Интернетта татарлар өчен "TatApp" мобиль кушымтасы барлыкка килде

Интернетта татарлар өчен "TatApp" дип аталган беренче мобиль платформа барлыкка килде. Ул тиздән барлык смартфоннарда таралыр дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә платформаны уйлап табучы Илдар Фәйзуллин сөйләде.

"Проект татар милләтен глобаль платформада берләштерүне, татарлар өчен мәгълүмати кыр булдыруны, тарихи, рухи, әхлакый байлыкларга киредән кайтып, татар эшмәкәрләрен һәм компанияләрен биеклеккә күтәрүне максат итеп куя", - диде Илдар Фәйзуллин.

Уйлап табучы “TatApp” татарлар өчен беренче мобиль кушымта дип белдерә. "Аның ярдәмендә күп кенә файдалы мәгълүмат табарга мөмкин, товар һәм хезмәт сферасында махсус тәкъдимнәр алырга, кызыклы эш табарга, шәһәрдә якындагы милли чаралар турында белергә, татарлар белән танышырга һәм аралашырга була”, - дип сөйләде ул.

Кушымтаның төп серивислары игълан, танышу, маркет, эш эзләү һәм онлайн радио булачак.

“Кушымтаның игълан өлешендә мәдәни чаралар турында белдерүләр, кино, спектакльләр, күргәзмәләр, ярышларга онлайн билетлар сатып алып булачак. Танышу өлешендә парлар табышу буенча махсус программа сервисы, “Автодимләүче” функциясе, географик урын буенча икенче ярыңны табу, хәбәрләшү урнаштырылачак. Маркет өлешендә компания җитәкчесенә шәхсән хәбәр язу, товар һәм хезмәт категорияләре буенча эзләргә мөмкинчелек туачак. Эш эзләү өлешендә партнер компанияләренең вакансияләре турында белдерүләрен, категория буенча эш эзләүләрен күреп булачак. Онлайн радио өлешендә танылган татар радиолары – “Тәртип-FM”, “Күңел” һәм Татар радиосы трансляцияләнәчәк”, - дип танаштырды Илдар Фәйзуллин.

Уйлап табучы сүзләре буенча, әлеге проект тулысынча чынга ашсын өчен ярдәм кирәк булачак. “TatApp” беренче мобиль платформасының тематик бүлекләрен алып бару һәм актуальләштерү өчен контент-менеджерлар, сервисларга, кушымтага партнер-инвесторлар кирәк. Реклама һәм әйләнешнең үсеше исәбеннән инвестицияләрнең кайтарылуы мөһим”, - диде ул.

Кушымтаны http://apps.tatar сылтамасы аша урнаштырырга мөмкин булачак.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"