Илсур Метшин Берләшкән милләтләр оешмасында халыкара комитет рәисе итеп сайланды
18 ноября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казан мэры Илсур Илсур Метшин Берләшкән милләтләр оешмасы каршында җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитет рәисе итеп сайланды. Бу турыда Википедия волонтеры, татарча Википедиянең китапханәчесе, профессиональ тәрҗемәче, Википедияче исеменә лаек булган бердәнбер россияле, Викимедиа РУ табышсыз партнёрлыгы һәм Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме әгъзасы, Россия Викимедиясенең волонтерлар чаптеры әгъзасы Фәрһад Фәткуллин хәбәр итте.
Илсур Метшин бу вазифага Көньяк Африка Республикасының Дурбан шәһәрендә 11-15 ноябрьдә узган Берләшкән шәһәрләр һәм җирле үзидарәләр бөтендөнья саммитында сайланган. Ул 2007 елдан бирле шушы оешма составында була. Илсур Метшинга кадәр бу комитетны Төркиянең Истанбул шәһәре мэры Кадыйр Толбаш җитәкләгән.
Берләшкән милләтләр оешмасы каршында җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитет — БМОның торак пунктлар турында мәсьәләләрен карауны гамәлгә ашырганда җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек буенча БМО системасы ведомстволарына консультация бирү өчен төзелгән халыкара комитет. Аның секретариаты Барселона һәм Найроби шәһәрләрендә урнаша, диелә Википедия сайтында.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)