Илсур Һадиуллин дистанцион укыганда өйдә мәктәп формасын киюгә карата фикерен әйтте
17 апреля 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә дистанцион уку чорында укучыларның өйдә мәктәп формасыннан укуына карата фикерен белдерде.
КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина укучыларның өйдә мәктәп формаларын киеп утыруларын әйткән иде. Актаныш районының Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты директоры Рузилә Гарипова да укучыларның киеменә игътибар бирелүе турында сөйләгән иде.
Илсур Һадиуллин әйтүенчә, укучыларның тышкы кыяфәтенә карата министрлыктан күрсәтмәләр булмаган.
«Әгәр мәктәп шундый тәртип керткән икән, баланың дисциплинасы өчен яхшырак була дип уйлагандыр. Кемдер майка, футболкадан гына утыра башласа, балалар бер-берсеннән көләргә мөмкин. Шуңа күрә формада утыру, бәлки, начар да түгелдер. Әгәр әти-әниләр риза, мәктәп тәкъдим иткән, без моңа каршы түгел», — диде ул.
Илсур Һадиуллин сүзләренчә, бала укыганда, әти-әниләр комачаулавы турында сораулар да килә башлаган. «Әйтик, бала утыра, шул ук бүлмәдә әти-әниләр төрле рәвештә, халаттан, эчке күлмәктән дә йөриләр, үтеп китәләр, комачау итәләр. Шуңа күрә тәртип булырга тиеш. Андый сораулар килә башлады», — диде ул.

Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)