Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Илшат Әминов: Татарстан Конституциясен яклау – иң төп мәсьәлә

10 сентября 2019 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов “Татар-информ” хәбәрчесенә парламентның яңа составы алдындагы төп бурыч Татарстан Конституциясен яклау дип белдерде.

“Татарстан Конституциясен яклау – иң төп мәсьәлә. Төрле тәкъдимнәр килеп җитә, максималь рәвештә Татарстан Конституциясен якларга кирәк. Тел мәсьәләсе бар. Республика җитәкчесе атамасын саклап калырга кирәк. Анысы ничек килеп чыгар әле. Андый мәсьәләләр күп. Бездән калмасын дип тырышырга кирәк”, - диде ул.

Икенче мәсьәлә – татар милли стратегиясе. “Татар концепциясе булырга тиеш. Нәрсәгәдер тукталып калды ул, әмма кирәк. Ул бит татар халкы киләчәктә - 20,50, 100 елдан ничек яшәргә, ассимиляциягә ничек бирешмәскә тиеш дигән сорауларга җавап бирергә тиеш”, - ди депутат.

Илшат Әминов парламентка килгән яңа депутатлар – Ркаил Зәйдулла, Рамил Төхвәтуллиннар белән яхшы таныш булуын әйтте. “Теләге булган кешенең тәҗрибәсе тиз килә. Татар җанлы булса кешенең, сәяси тәҗрибәсе булмауның проблемасын күрмим. Бергәләп эшләрбез дип өметләнәм. Алар белән күп еллар таныш, позицияләрен мин беләм. Ул позицияләрен үзгәртмәсәләр, бергәләп эшләргә бөтен мөмкинлек бар”, - диде ул.

“Безгә бергәләп, татар телен саклау һәм үстерү, татар телен киң кулланышка кертү мәсьәләләре тора. Полингваль мәктәпләр буенча да көрәш алда. Аны да хуплап, эшләтеп җибәрү өчен булышырга кирәк. Балалар бакчасы, Шаян ТВ. Мәгълүмат чаралары өчен татар телле кадрлар әзерләү проблемасы да бар. Без аны эшли башладык, әмма ул система рәвешендә түгел. Системалы рәвештә булса гына хәл итеп була”, - диде ул.

Илшат Әминов иң әһәмиятле әйбер – депутатның позициясе дип саный. “Һәр кеше курыкмыйча үз позициясен белдерсә, ул инде алга атлау. Позицияле депутатлар кирәк. Менә шул төп мәсьәлә безнең өчен. Һәм ул позицияне якларга көчле депутатлар кирәк хәзерге Дәүләт Советына”, - диде ул.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"