Илшат Әминев: Радик Фәрхуллинны бөтен республика һәм бөтен дөнья татарлары белде һәм яратты
11 апреля 2025
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
"ТНВ медиахолдингы авыр кайгы кичерә. 49 яшендә озакка сузылган көчле авырудан соң Радик Нурислам улы Фәрхуллин вафат булды. Аның эшенә тугрылыгы, профессионал карашы, үз идеаллары һәм ышануларыннан тайпылмавы, шулай ук кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәте хезмәттәшләре һәм телевизор караучылар арасында лаеклы абруй һәм танылу китерде.
Радик Нурислам улы Татарстан Республикасының яңа спутник телевидениесен булдыру нигезендә торган аз санлы телевизион хезмәткәрләрнең берсе. Телевидениедә 25 ел эшләү дәверендә ул телевизион журналистикада чын профессионал, ТНВ медиахолдингының кыйммәтле кадрына әверелде. Ул аңа 22 ел гомерен багышлады.
Радик Фәрхуллин "Новости Татарстана" мәгълүмати программасының корреспонденты һәм алып баручысы булып эшләде. Мәгълүмати сюжетлар, зур аналитик материаллар, шулай ук журналист тикшерүләре дә кулыннан килә иде. Радик Нурислам улы Президент пулына, шулай ук ТР Хөкүмәте һәм ТР Дәүләт Советының махсус хәбәрчеләре составына кертелде. Аның Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге зур рәсми вакыйгаларны иҗади яктан яктыртуы журналист эшенең үрнәге булып торды. 2005 елның октябрендә Радик Фәрхуллин рус телендәге мәгълүмати программалар дирекциясенең баш мөхәррире итеп билгеләнә. 2012 елның сентябрендә яңа “ТНВ-Планета” телеканалының мәгълүмати тапшыруларның баш мөхәррире булды.
2016 елдан ул “Новости Татарстана” көндәлек яңалыклар чыгарылышларының продюсерлык эше белән шөгыльләнде. Аерым игътибарга лаек хезмәт - Җиңү, Республика, Бердәм тавыш бирү, ТНВда тематик марафоннар уздыру көннәрендә, шулай ук гадәттән тыш хәлләр вакытында, “киләчәк уеннары”, БРИКС илләре уеннары, КазанФорум, БРИКС илләре саммиты кебек зур халыкара вакыйгалар вакытында хәбәрләрнең махсус чыгарылышы. 2007 елның августында Радик Фәрхуллин ТР Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 2010 елның маенда “Бәллүр каләм” республика журналистлар конкурсының “Журналистикада исем” номинациясендә лауреат булды, 2013 елда милли телевидение үсешенә керткән өлеше өчен “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы грамотасы белән бүләкләнде.
2023 елда тармак үсешенә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре булды. Сайлаган һөнәренә чиксез мәхәббәте аның карьерасын гына түгел, язмышын да билгеләде. Ул соңгы көннәренә кадәр үз вазыйфасына тугры калды. Радик Нурисламович каты авыру белән 12 елдан артык көрәште, яхшыга өметләнеп яшәде һәм ахырга кадәр хезмәтен дәвам итте. Бөтен республика һәм бөтен дөнья татарлары аны белде һәм яратты.
ТНВ медиахолдингы хезмәттәшебез, дустыбыз, көрәштәшебез Радик Фәрхуллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Аның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр".
Россия Журналистлар берлегенең Татарстандагы бүлеге рәисе,
“Яңа Гасыр” ТРК АҖ генераль директоры Илшат Әминев.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)